18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булырга мөмкин. (Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Татарстанда һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар. 17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда, яшеннәр көтелә. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил...
18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булырга мөмкин.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Татарстанда һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар.
17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда, яшеннәр көтелә. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булачак, диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, иртәгә иртән, көндез һәм кич регионда көчле яңгырлар көтелә.
Нет комментариев