Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексей Баталовның туган көненә Кукмара итекләре җибәргән идек – Бөгелмә рус театры

Танылган кино һәм театр актеры, ВГИКның актерлык факультеты деканы Алексей Владимирович Баталов бүген 89нчы яшендә Мәскәүдә вафат булды.

Бөгелмә рус дәүләт театры соңгы ун елда, театрга Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Алексей Баталовның исеме бирелгәннән соң, танылган кино һәм театр актеры, СССР дәүләт премиясе лауреаты Алексей Баталов белән бик тыгыз элемтәдә торган. Бу хакта театр директоры "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

"Без, аны ноябрь аенда туган көне белән котлап, Кукмара итекләре җибәрдек. Үзе яңа елда шалтыратып, бөтен коллективны бәйрәм белән котлады, Мәскәүгә чакырды. Кәефе күтәренке иде, - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә театр директоры Владислав Юдин . - Авырудан соң рәтләнә башлаган иде кебек, шуңа күрә бүгенге хәбәр көтмәгәндә булды. Безнең бөтен театр легендар артистның үлеменә кайгыра. Без аның исеменә тап төшермәслек итеп эшләрбез.

Мәгълүмат өчен. Танылган кино һәм театр актеры, ВГИКның актерлык факультеты деканы, СССР дәүләт премиясе лауреаты Алексей Владимирович Баталов бүген 89нчы яшендә Мәскәүдә вафат булды. Мәрхүмне озату 19 июнь көнне Кино йортында була. Алексей Владимирович "Москва слезам не верит" фильмыннан соң аеруча киң танылу алды.

2007 елда Бөгелмә рус дәүләт театрына, актерның үз ризалыгы белән, А.В.Баталов исеме бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев