Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Акция җиңүчесе Диләрә Гарифуллина: “Район газетасын бер дә алдырмыйча калган юк”

2018 елның беренче ярты еллыгы өчен ташламалы бәядән "Хезмәт даны", "Трудовая слава" газеталарына язылучылар арасында 21 июльдән 6 сентябрьгә кадәр акция игълан иткән идек. Акция кагыйдәләре буенча анда кимендә 100 кеше катнашса гына ул үткәрелгән булып санала. Әллә җәйге һәм көзге мәшәкатьләр райондашларыбызны эшләреннән аера алмады, әллә әле киләсе елга...

2018 елның беренче ярты еллыгы өчен ташламалы бәядән "Хезмәт даны", "Трудовая слава" газеталарына язылучылар арасында 21 июльдән 6 сентябрьгә кадәр акция игълан иткән идек. Акция кагыйдәләре буенча анда кимендә 100 кеше катнашса гына ул үткәрелгән булып санала. Әллә җәйге һәм көзге мәшәкатьләр райондашларыбызны эшләреннән аера алмады, әллә әле киләсе елга кадәр вакыт бар дип уйладылар, акциядә барлыгы 22 кеше генә катнашты. Шулай булса да, без исемлеккә теркәлгән газета укучыларыбызны игътибарсыз калдыра алмадык, язылучылар арасында электр чәйниге, урын-җир җыелмасы һәм 8,4 килограммлы кер юупорошогы уйнаттык. Призлар Кукмараның Ворошилов урамында яшәүче Ольга Алексеева, Гомәров урамыннан Әлфия Гайфетдинова, Королев урамыннан Диләрә Гарифуллиналарга насыйп булды.

Диләрә Гарифуллина Кукмараның "Чулпан" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли икән. Аңа кер юу порошогы насыйп булды.

-Тумышым белән Югары Арбаш авылыннан мин, 2000 елдан бирле Кукмарада яшибез, - диде ул. - Хат ташучы Оляның кулы җиңел булды. Ул: "Хезмәт даны"на язылмыйсызмы?" - дип килгән иде. Район газетасын бер дә алдырмыйча калган юк. Гомумән, газета, китап укырга яратам. Интернеттан уку бер нәрсә, ә кулыңа газета алып, андагы язмалар белән танышу - бөтенләй икенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев