“Аҗаган”да беренче гимназия укучылары җиңде
Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында районкүләм "Аҗаган" хәрби-спорт уены үтте. Әлеге чара Җиңүнең 68 еллыгына багышланган иде. Ярышта 21 команда (13 кечкенәләр, 8 зурлар төркеме) катнашты. Уен барышында укучылар хәрби хезмәт нигезләре, физик хәзерлек, беренче табиб ярдәме күрсәтү, пневматик винтовкадан ату һ.б. төрләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кечкенәләр төркемендә I урынны -...
Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында районкүләм "Аҗаган" хәрби-спорт уены үтте. Әлеге чара Җиңүнең 68 еллыгына багышланган иде. Ярышта 21 команда (13 кечкенәләр, 8 зурлар төркеме) катнашты. Уен барышында укучылар хәрби хезмәт нигезләре, физик хәзерлек, беренче табиб ярдәме күрсәтү, пневматик винтовкадан ату һ.б. төрләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Кечкенәләр төркемендә I урынны - Кукмара 1нче гимназиясе, II-III урыннарны Чарлы һәм Манзарас урта мәктәпләре бүлеште.
Зурлар арасында шулай ук гимназия укучылары җиңү яулады. Күппрофильле лицей һәм Зур Кукмара урта мәктәбе командалары II-III урыннарда калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев