Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Туган көн, юбилей белән татарча котлаулар

Туган көнгә, йөрәк түреннән чыккан иң матур татарча котлау текстлары.

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, юмарт һәм изге күңелле бабаебыз 65 яшь тулды. 

Кадерлебез! Син һәрвакыт безнең ышанычыбыз, таянычыбыз, тормышыбызның ныклы терәге булып торасың. 

Тормыш йөген сөйрәгәндә,
Талгандыр беләкләрең.
Кабул ит бәйрәм көнеңдә,
 Изгесен теләкләрнең. 
Гомерең имәннекедәй озын,
Таза, сау бул, кадерлем.
Якыннарың арасында,
Артсын гына кадерең.
Аллаһым тигезлек белән
Яшәргә насыйп итсен.
Алдагы тормышта сине
Бәхетле картлык көтсен.

Сине яратып тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.

***

Кадерле әтиебез һәм дәү әтиебез олы юбилее — 60 яшь тулган көне. 

Әтиебез! Сине ихлас күңелебездән бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, әниебез белән тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, сөелеп яшәгез. 

Әти, без синең белән горурланабыз, яратабыз. Рәхмәт сиңа безне үстереп, дөрес тәрбия биргәнең өчен. 

Иң изге теләкләр белән әниебез, кызларың-кияүләрең, туганнарың, оныкларың.

***

Әниебез, әбиебез 80 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син – безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа  исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың  исеменнән улың. 

***

Кадерле энебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Туар таңнарың якты, көннәрең һәрчак аяз, сәламәтлегең нык булсын. Зөлфия белән тигезлектә, мул, бәрәкәтле тормышта озын гомер кичерергә язсын. Киләчәктә балаларыгыздан игелек, шәфкать күреп, аларның бәхетенә сөенеп, оныклар сөеп яшәвегезне телибез.

Юбилеең котлы булсын, энем,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.

Иң изге теләкләр белән туганнарын.

***

Кадерлебез – әтиебез, бабаебызга 70 яшь тула. 

Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да,
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм-киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен әле көчең.
Бүген синең — 70 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып,
100гә кадәр яшә әле.

Алдагы елларыңда  да авырмыйча, тигезлектә, шатлык, бәхет тулы көннәрдә яшәвеңне теләп: якыннарың.

***

Кадерле әтиебезнең 50 яшьлек юбилее.

Әтиебез! Сине чын күңелебездән бәйрәмең белән тәбриклибез. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, әниебез белән тигез пар канат булып, балаларыңның ихтирамын, кадер-хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән әниебез, кызларың, улың, ике киявең, 3 оныгың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың.

***

Кадерлебез әниебезнең 75 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була.
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән улларың, кызың, киявең, оныкларың.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев