Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Тат.Тулба китапханәчесе балалар белән экологиягә багышланган тәрбия сәгате уздырды

Укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре белән таныштыру; суның кеше тормышышындагы әһәмияте, аны саклау юллары турында белешмә бирү, укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен үстерү, су ресурсларына сакчыл караш, шәфкатьлелек тәрбияләү максатында Тат.Тулба авылы китапханәсендә "Могҗизалы су" дигән кичә узды. Чара башлангыч сыйныф укучылары белән оештырылды. Суы йомшак дип, авылдашларыбыз яратып эчә...

Укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре белән таныштыру; суның кеше тормышышындагы әһәмияте, аны саклау юллары турында белешмә бирү, укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен үстерү, су ресурсларына сакчыл караш, шәфкатьлелек тәрбияләү максатында Тат.Тулба авылы китапханәсендә "Могҗизалы су" дигән кичә узды. Чара башлангыч сыйныф укучылары белән оештырылды. Суы йомшак дип, авылдашларыбыз яратып эчә торган "Җамали бабай" чишмәсе янында булдык, "Тегермән чишмәсе"нә сәяхәт кылдык. Авылыбыз яныннан агучы кечкенә инеш - "Консарка" да игътибардан читтә калмады. Аның ярында үсүче йөзьяшәр тупыл агачын суда яшәүче кондыз (бобр) бик нык кимергән. "22 март - су көне" дигән презентация караганнан соң, "Яхшы, начар" дигән уен уйнап алдык. Безнең җир шары ни өчен зәңгәр? Ул сулар барысы да эчәргә яраклымы? Ни өчен сулыкларны сакларга кирәк? Укучылар белән бергәләп барысына да җавап эзләдек. "Мәкальне бел" уеныннан да беркем читтә калмады, дип хәбәр итте Гөлнара Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев