Экология елы рубрикасы буенча яңалыклар
-
10 минутлык юл: Кукмара пассажирлар күзлегеннән (фото)
Ерак араларга баручы һәм шәһәр яны поездларында вакытыңны ничек уздырырга белмисең, шулаймы? Шуңа күрә кемдер ашап ала, икенчеләре йоклый, кайберләре кесә телефонында "утыра", китап укый, аралаша. Тәрәзәдән карап, әйләнә-тирә белән танышып баручы пассажирлар да еш очрый. Ә чит күзлектән караганда, Кукмара нинди тәэсирләр калдыра икән? Шәһәребез буйлап үтүче тимер юл...
-
Хайваннар кышка ничек әзерләнәләр? (фото)
Салтык-Ерыклы башлангыч мәктәбендә Экология елына багышланган "Хайваннар кышка ничек әзерләнәләр?" дигән кичә булып үтте.
-
Полиция хезмәткәрләре чыршы үсентеләре утыртты (фото)
Шимбә өмәсе вакытында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бүлек бинасы янындагы территориягә чыршы үсентеләре утыртты, дип хәбәр итә http://кукмор.16.мвд.рф сайты.
-
“Бу Кукмарабызга килешми” дигән проект дәвам итә
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы игълан иткән "Бу Кукмарабызга килешми" дигән проект дәвам итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүплек, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресы аша яки 89655888688 номеры белән ват-сапка...
-
Мәдәният хезмәткәрләре "Яшел Россия" акциясенә кушылды (фото)
Нурминкә елгасының яр буе җыештырылды, дип яза "Наш Кукмор"
-
Татар Толлысында экология елы дәвам итә (фото)
Нигә сандугачлар сирәк сайрый, Авылым урап алган тирәкләрдә? Балыклар соң нигә үлеп бара Бормаланып аккан елгаларда? Туфрагың да агуланып беткән, Шиңә бара нигә чәчәкләр? Нигә чара юк соң бу хәлләргә, Кайгырмыйсыз нигә, кешеләр? - дип, яшь җитәкчебез, авыл җирлеге башлыгы Линар Баһаманов авыл халкын җыеп, бәйрәмнәргә кайткан яшьләребезгә дәшеп, ямьсез...
-
Пычакта балалар экологиягә багышланган рәсем конкурсында катнашты (фото)
Балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан, Пычак авылының клуб һәм китапханәсендә экология елы уңаенннан рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Өлгедә балалар өчен “Экологик ял” узды (фото)
Экология елы уңаенннан балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан, Өлге авылы балалары өчен клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ял оештырылды. Бу чараның максаты: балаларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү. Чишмә янында уздырылган әлеге чарада балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, ярыштылар. Салкын чишмә суыннан...
-
Кукмара тау битендәге урманнан 90 машина чүп чыгарылган
Кукмара тау битендәге урман райондашларыбызның кул көче белән утыртылган һәм аларның тиңдәшсез хезмәтенә һәйкәл булып тора кебек. Бу игелекле эшнең башы үткән гасырның алтмышынчы елларына барып тоташа. Поселокның оешма-предприятие хезмәткәрләре эш сәгатьләреннән соң, көрәк-чиләкләр тотып, көн дә тауга, яшь агачлар утыртырга барганнар, ә суны елгадан ташып сибәргә туры килгән. Бу...
-
Кукмара 3нче мәктәбе укучылары - чисталык яклы
Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Кукмара 3нче урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр белән Экология көне үткәрелде. Балалар табигатькә сакчыл караш турындагы викторинада актив катнаштылар, бөҗәкләр һәм аларның табигатькә файдасы турындагы музыкаль тамаша карадылар. Мондый сораулар бирелде: кайсы агач радиацияне күбрәк йота һәм һаваны...
-
Адай авылының “Миләшкәй” бакчасында табигать сакчылары үсә (фото)
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан, без Адай авылының "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән әйләнә-тирәбезне яшелләндерүдә катнаштык: үзебезнең ян бакчабызга миләш, карлыган, чия агачлары утырттык. Бакчабызда аңа кадәр дә нарат, чыршы, чия, алмагач, шомырт һәм башка агачлар үсә иде. Ә быелгы үсентеләр бакчабызны тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрде. Үсентеләрне...
-
Максатыбыз - чисталыкны саклау
Быел икенче кварталда район административ комиссиясенә административ хокук бозулар турында 172 беркетмә керде, аларның барысы комиссия утырышында каралды. Район җирлекләренә барып тикшерүләр үткәрелде. Тикшерү барышында Татарстан Республикасының "Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәрен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу" Кодексының 3.6 маддәсе буенча хокук бозулар ачыкланды. Ел дәвамында...
-
"Бу Кукмарага килешми" проекты дәвам итә
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы игълан иткән "Бу Кукмарабызга килешми" дигән проект тәкъдим итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүплек, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресы аша юлларга мөмкин.
-
Югары Арбаш мәктәбе - “Экояз 2017” бәйгесе җиңүчесе
Татарстанда торак пунктларны тәртипкә китерү буенча санитар-чистарту икеайлыгына нәтиҗә ясалды. Югары Арбаш урта мәктәбе "Экояз 2017" конкурсының "Экомәктәп" номинациясендә җиңү яулады һәм Татарстан Республикасының экология һәм табигать байлыкларын саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Изгеләр чишмәсе - Аллаһы Тәгаләнең бүләге
Риваятьләр буенча, бу чишмә буласы урында ике изге кеше күмелгән