Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

10 минутлык юл: Кукмара пассажирлар күзлегеннән (фото)

Ерак араларга баручы һәм шәһәр яны поездларында вакытыңны ничек уздырырга белмисең, шулаймы? Шуңа күрә кемдер ашап ала, икенчеләре йоклый, кайберләре кесә телефонында "утыра", китап укый, аралаша. Тәрәзәдән карап, әйләнә-тирә белән танышып баручы пассажирлар да еш очрый. Ә чит күзлектән караганда, Кукмара нинди тәэсирләр калдыра икән? Шәһәребез буйлап үтүче тимер юл...

934 чакрым платформасы ул - Нократ Аланы районына керүче, районыбыз белән чиктәш булган кечкенә генә Карьер (Нурминкә) бистәсе. Биредә күптән булган юк иде, элек шактый киң "аякка" яшәүче бистә нык таушалган икән. Безнең районда хәзер андый авылларны көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый.
Сәяхәтебез озак дәвам итмәде, нибары 10 гына минутка сузылды. Шулай булса да, шушы вакыт аралыгында пассажирларның күзе төшәрлек, ә җитәкчеләр өчен анализ ясарлык урыннар барлыгы ачыкланды.
Кукмарадагы тимер юл белән автомобиль юлы кичүенә кадәр безне ике яклап агач посадкасы озата барды. Ә инде тимер юл кичүен узуга пластик шешәләр, пакетлар һәм башка чүп-чар өеме күзгә чалынды. Мондый чүпләрне хәзер Кукмарада күргән булмагач, бу күренеш элеккеге елларны хәтергә төшерде.
Тимер юл вокзалы әллә каян балкып, бер мәһабәт бина булып каршы ала. Әмма шуннан ерак булмаган элеккеге "РайПо" складлары территориясендәге биналар ремонт сорый. Юлның икенче ягындагы оешма тирәсен дә тәртипләп аласы бар: өем-өем агач бүрәнәләре ята. Кукмара элеваторы тимер юл полотносы буйлап шактый зур территорияне били. Шунда ук игътибар иттек - элеваторның һәм район Мәдәният йортының арткы өлеше, киртә кырыйлары бик ямьсез булып күзгә ташлана. Аларны буйдан-буйга агач баскан. "Агачларны кисеп, урыннарын чистартып куймыйча булмас", - дигән фикерне әйтте Азат Гарифуллин. Әлбәттә, аның кадәр зур күләмле эшне элеватор һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре генә башкарып чыга алмас. Башка оешма-предприятиеләрдән дә кешеләрне туплап, зур өмә ясап кына җиңеп булыр. Шулай ук элеватор биналары да яңартуны таләп итә икән.
Алга таба киттек. Тимер юл урамындагы күпкатлы йортлар артындагы ташландык кыяфәттәге базлар, төрле рәвештәге сарайларның, кош-корт асрый торган ояларның тимер юл полотносы янәшәсеннән ерак урнашмаганнары һәм бүгенге көндә аларны сүтү буенча эш башланганын газетабызның үткән санында әйтеп узган идек инде. Эш хәзер дә дәвам итә. "Чиста шәһәр" оешмасы да бу тирәдән алынган гараж урыннарын тигезләү, чистарту белән мәшгуль.
Поезд тиз хәрәкәт иткәнлектән, кайбер җирләрне яхшылап күреп тә өлгерү мөмкин түгел. Шуңа карамастан, Каскад-М оешмасының ишегалдындагы тәртипсезлек шунда ук күзгә чалынды. Белүемчә, әлеге оешма хәзерге вакытта эшләми инде, әмма шулай булса да, андагы чүп-чарларны урнаштырып кую күп вакытны сорамый торгандыр.
Кабатлап әйтәсе дә юк, яшәү урыныбыз төзек, чиста булса, үзебез өчен дә рәхәт, килгән кунаклар алдында да битебез кызармаячак. Кукмарабыз буйлап поездларда үтеп киткән пассажирлар күңелендә дә төбәгебез бары тик уңай тәэсирләр генә калдырсын иде. Ә аның өчен, игътибар иткәнсездер, әле шактый эшләр башкарасы бар.
Лилия НУРГАЛИЕВА, Александр ПАВЛОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев