Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Кукмара 3нче мәктәбе укучылары - чисталык яклы

Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Кукмара 3нче урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр белән Экология көне үткәрелде. Балалар табигатькә сакчыл караш турындагы викторинада актив катнаштылар, бөҗәкләр һәм аларның табигатькә файдасы турындагы музыкаль тамаша карадылар. Мондый сораулар бирелде: кайсы агач радиацияне күбрәк йота һәм һаваны...

Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Кукмара 3нче урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр белән Экология көне үткәрелде. Балалар табигатькә сакчыл караш турындагы викторинада актив катнаштылар, бөҗәкләр һәм аларның табигатькә файдасы турындагы музыкаль тамаша карадылар. Мондый сораулар бирелде: кайсы агач радиацияне күбрәк йота һәм һаваны башкаларга караганда яхшырак чистарта, камка бөҗәкләре нигә кирәк, ни өчен җәнлекләр яраларын ялыйлар?

Сорауларга җавап биргәндә, балалар шуны белделәр: яралар озак төзәлә, шуңа күрә үзеңне дә, башкаларны да, әйләнә-тирәне дә рәнҗетергә ярамый. Табигатькә белеп тә, ирексездән дә ясалган яралар экологик һәлакәткә китерергә мөмкин. Экологияне яхшыртуны үзеңнән башларга кирәк, үзеңдә культуралылыкны үстерү генә түгел, аңлы рәвештә яшәү һәм бар нәрсәнең дә нәтиҗәсе булачагын аңлау зарур.

Безнең мәктәптә "Мәктәпнең экологиясе, яки мин укырга теләгән мәктәп" дигән проект тормышка ашырыла. Коридорларда чүп савытлары куелу сәбәпле, мәктәптә чисталык сизелерлек артты. Мәктәп тирәли агачлар утыртылды, без аларны карап үстерәбез.

Әмма башкалар эшләгәнне хөрмәт итмәүчеләр бар. Без һәркемне табигатькә йөз белән борылырга чакырабыз. Без бит табигать патшалары түгел, аның бер кисәкчекләре генә. Әйдәгез, чүпләмик әйләнә-тирәбезне! Безнең шәһәрдә бик күп чүп савытлары куелган, "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре көче белән чәчәкләр үстерелә һәм һәр кеше тирәлекне чүпләмәсә, агач утыртса, киләчәк буыннар чиста, матур, бай дөньяда яшәр.

Кукмара 3нче урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр һәм тәрбиячеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев