Изгеләр чишмәсе - Аллаһы Тәгаләнең бүләге
Риваятьләр буенча, бу чишмә буласы урында ике изге кеше күмелгән
Байлангар авылында әүвәл заманнарда буыннан-буынга тапшырылып килә торган изге, тарихи, могҗизага тиң урыннар бар. Шуларның берсе - Изгеләр чишмәсе. Халык телендә ул Салкын чишмә дип тә йөртелә. Изгеләр чишмәсе өч коры елга - Маймурза, Ташлык һәм Аргы ташлык тамагында - аз гына калку урында урнашкан.
Риваятьләр буенча, бу чишмә буласы урында ике изге кеше күмелгән. Берникадәр вакыттан соң, алар күмелгән урында, Аллаһның рәхмәте белән, чишмә бәреп чыккан. Аның суы шулкадәр күп булган ки, кешеләр дөньяны су басар, дип куркуга калган. Суны киметү өчен төрле юллар эзләгәннәр, зур-зур ташлар алып килеп салганнар. Нәтиҗәдә, чишмә тибеше кимегән, әмма ул әле дә Сазтамак буасын саф суы белән тулыландыра. Ул - Нурминкә елгасының иң зур кушылдыгы да.
Байлангар авылы абыстае, хаҗия Миннерауза Мөхлисова сөйләгәннәрдән:
Мин 1968 елда Байлангарга килен булып килдем. Ирем Зиннурның әнисе Гайшәбикә: "Хөббихуҗа, Гаделхуҗа", - дип дога кыла иде. Әүлияләр алар, каберләре Сазтамак янындагы чишмә буенда, дип әйткәне хәтердә.
1998 елда Данил хәзрәт Насыйбуллин безне мәчеттә гарәпчә укырга-язарга өйрәтте. Аның түбәндәгеләрне сөйләгәне хәтердә калган.
...Әле ислам дине таралганчы, мәҗүсилек чорында, дингә өндәү өчен, Адай авылына 6 әүлия килгән. Хөббихуҗа белән Гаделхуҗа атлылары безнең якларга юл алган. Данил хәзрәт әйтүенчә, алар могҗизаларга ышанган. Хәтта кайчан үләселәрен дә белгәннәр. Хөббихуҗа белән Гаделхуҗа хәзерге Салкын чишмә тирәсендә үзләренә кабер казыганнар. Аларны вафатларыннан соң шунда җирләгәннәр. Берара вакыт узгач, ул урында чишмә бәреп чыккан.
Янсыбы авылында Янсуфи, Аксыбыда Аксуф, Казакларда Хәлфә бабай, Китәктә Шәех бабай җирләнгән. Ул авылларда да шул исемдәге чишмәләр булган.
Изгеләр чишмәсенең үзенчәлеге шунда: борынгы заманнардан ук аның суы шифалы булуы мәгълүм. Хәтта еракларда яшәүче авылдашлар да аның суын алырга кайта. Байлангардан чишмәгә илтүче бормалы сукмак беркайчан да бетмәгән. Әби-бабайларның шул юллардан йөрүен безнең буын кешеләре дә хәтерли. Бүгенге көндә чишмә, заманча эшләнмәгән булса да, караулы: басмасы, чүмече һәм сөлгесе бар. Янындагы каберлек тә айлы тимер чардуган белән әйләндереп алынган. Халык телендә Салкын чишмә дип аталган бу табигатъ могҗизасы, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә бүләге. Югыйсә буыннан-буынга әлеге урынга кешеләр тартылмас иде.
Әмма Байлангар-Сазтамак күлен су белән тулыландырып торучы "Изгеләр чишмәсе"нең әйләнә-тирәсе һәм чишмә үзе дә төзекләндерү мохтаҗ.
Чишмәнең кайнап чыга торган өлешенә кагыласы юк, әмма аның өсте ачык, агып чыга торган ерганагын (улагын) үлән басып сазлыкка әйләнгән. Менә-төшә торган баскычлары караулы түгел.
Чишмәгә чыга торган юл буасының ике ягы да язгы сулар белән ашалып, су җыелып сазга әйләнгән, машина белән дә, җәяүлегә дә чишмәгә чыга торган түгел. Күл буенда элек су эченә кереп торган шәхси хуҗалык маллары утары булганлыктан, 0,5 метр калынлыкта мал тизәге катламы бар. Ул күл суын пычратып тора.
Бүгенге көндә күлне төзекләндерү буенча күләмле эш бара, Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен үзләренә. Күлне төзекләндергәндә "Изгеләр чишмәсе" дә читтә калмасын иде. Тагын бер борчыган мәсьәлә: чишмә янында шашлык пешереп, хәмер эчеп, ял итеп утыручылар бар, бу изге урын өчен хәерле гамәл түгел.
Үзебезнең буыннан-буынга күчеп килә торган изге урыннарны караулы тоту безнең изге бурычыбыз булганлыктан, "Изгеләр чишмәсен" төзекләндерүдә авыл җирлеге, хуҗалык, мөмкинлеге булган авыл эшмәкәрләре нәрсә белән булса да ярдәм итә алса, авыл халкы да бу изге эштә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына өмет итә алыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев