Экология елы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Быел шәһәр һәм авылларны яшелләндерү бурыч итеп куелган иде (фото)
Быел шәһәр һәм авылларны яшелләндерү бурыч итеп куелган иде. Мәктәп, балалар бакчалары, төрле оешма-учреждение коллективлары, мәдәният хезмәткәрләренең көче белән бүгенге көнгә 1437 куак, 8759 төп агач үсентесе утыртылган. Тагын 4910 үсентү утырту планлаштырыла. Әлеге изге эштә Манзарас авыл җирлеге дә актив катнашкан. Бу турыда җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина белән сөйләштек....
-
Кәркәүч китапханәсе кунаклары – Ташлы-Елга мәктәбе укучылары
Ташлы-Елга башлангыч мәктәбе укучылары Кәркәүч авылы китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Мин укучыларны сөенеп каршы алдым. Аларны авылыбыз китапханәсенең тарихы белән таныштырдым. Кайсы бүлектә нинди китаплар саклана, балалар өчен нинди газета-журналлар килә, китапхәнәнең нинди эшләр башкара? Балаларга барысын да тәфсилләп анлаттым. "Балалар, сезнең өчен" дигән почмакта малайлар, кызлар соңгы вакытта кайткан китапларны...
-
Тат.Тулба балалары өчен язгы экскурсия оештырылды (фото)
Көтеп алган җылы, язгы матур көннәрнең берсендә без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучыларда табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан, язгы табигатькә сәяхәт оештырдык. Авылыбызның соклангыч табигатен күрү өчен тау башында, Нократ елгасы янында ял иттек. Мәдәният йорты директоры Дания апалары балаларга авылыбыз...
-
Янил мәктәбендә экологик бәйге узды
Кеше тормышында иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хәтирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турында истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы . Нәкъ менә шушы хатирәләрне яңарту, туган җир сулышын тою, аның табигатен саклау ниятеннән, мәктәбебездә "Туган җир сулышы" дигән экологик бәйге үздырылды. Бәйрәмебезне район мәгариф идарәсе җитәкчесе...
-
Олыяз мәктәбе укучылары 400 төп яшь агач утырткан (фото)
Олыяз мәктәбе укучылары, "Агач утырту" акциясендә катнашып,Түбән Казаклар, Балыклы, Олыяз авылларының авыл хуҗалыгы өчен яраксыз урыннарында - ерганакларда 400 төп яшь агач утыртканнар. Үсентеләрне Кукмара урманчылыгы биргән. Укучылар көче белән авылларда дүрт чишмә чистартылган.
-
Олыязлылар өмәгә чыкты (фото)
Олыяз авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, Олыяз, Балыклы,Казаклар авылы мәдәният йорты җитәкчеләре һәм техник хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Юл буенда үсеп утыручы посадкаларны чистарттылар һәм кәүсәләрен акшар белән агартып чыктылар. Китапханәче: Камалиева Сөмбелә.
-
Арпаяз бакчасы балалары китаплар иленә сәяхәткә чыкты
Арпаяз авылы балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Китаплар иленә сәяхәт" дигән балалар иртәсе үткәрдем. Экология елы уңаеннан оештырылган чарада балаларга табышмаклар әйтелде, бакча буйлап сәяхәт ясалды, чәчәкләрнең төрләре белән таныштырылды. Балалар "Яз кайда кышлый", "Телсез сәгать" дигән китапларны да бик ошаттылар.Тәрбияче Ильмира Шәйхетдинова, балалар белән бергә "Балаларга җырлы-уеннар" дигән китаптан...
-
Чисталык үзебездән тора, ди кукмаралы Рафилә Фәттахова
"Бу Кукмарага килешми" акциясендә катнашып, үземнең фикеремне язарга булдым. Без Таҗи Гыйззәт урамында яшибез. Урам башында элек тирән һәм озын яр бар иде. Шушы якта торучы халык нинди чүбе бар, барысын шунда түкте. Бик күңелсез күренеш иде бу. 4нче мәктәпне төзегәч, мәктәп яны, аның тирә-юне матур булсын өчен ул ярны...
-
Тиздән чүп контейнерларын махсус мәйданчыкка куячаклар
Газетабызның 19 апрель санында "Бу Кукмарага килешми" кысаларында Кукмараның Ленин урамы, 12 йорт ишегалдында чүп "тавы" барлыкка килүе турында язылган иде. Язмада, ишегалдында чүп контейнерлары булмау сәбәпле, бу йортта яшәүчеләрнең чүп-чарларны шушы урынга ташлап барулары турында әйтелә. "Экосервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов безгә: "Бу мәсьәлә хәл ителде: ишегалдындагы чүп тавы...
-
Чарлы җирлегендә яшәүчеләр өмәгә чыкты (фото)
Чарлы авыл җирлеге, клуб, балалар бакчасы һәм Тат.Тулба авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре бергәләп район өмәсенә чыктылар. Аларның тырышлыгы белән юл буенда үсүче агачлар посадкасы чистартылды. Хөрмәтле райондашлар, юл буйларындагы чисталыкны бергәләп сакласак, юл йөрүләре дә күңеллерәк булыр иде! Гөлнара Хәсәнова
-
Кукмара районы мәктәпләре 2208 агач үсентесе утыртты (фото)
"Агач утырту" акциясенә район мәктәпләре дә актив кушылды. Укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән 344 миләш, 36 сирень, 65 алмагач, 815 нарат, 587 чыршы, 35 балан, 82 чия, 62 каен, 42 кара миләш, 24 юкә, 116 карлыган үсентесе утыртылды. Акция барышында тирә-юнь тәртипкә китерелде, чүп-чар җыештырылды, дип хәбәр иттеләр район мәктәптән...
-
Кукмара районы укучылары “Парклар маршы”на кушылды (фото)
Районда Экология елына багышланган "Парклар маршы - 2017" акциясе узды. Акциядә барлык мәктәп укучылары да актив катнашты. Мәктәпләрдә әйләнә-тирә мохит проблемаларына багышланган конференцияләр, "Чүп-чарга икенче гомер бүләк ит", "Планетаны саклагыз", "Без саф һаваны сайлыйбыз", "Дөнья - балалар күзлегеннән", "Минем туган ягым", "Яшә, Җир" дигән кул эшләре, плакат, рәсем, фоторәсем, шигырь,...
-
Олыязлылар өмәгә чыкты (фото)
Олыяз авылы мәдәният йорты, китапханә, почта, җирлек советы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты территориясе, посадка яннары чүпләрдән чистартылды.
-
Тат.Тулба китапханәсе яңалыклары (фотолар)
Тат.Тулба авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, "ЭкоЯз - 2017" санитар-чистарту экологик икеайлыгына кушылып, авыл урамын һәм юл кырыйларын чистартты. Габдулла Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Тарихыбызны белергә, туган телебезне яратырга, шагыйрьнең әкият-шигырьләрен тагын бер кат күңелдән үткәрү максатыннан "Тукай иленә сәяхәт" дигән чара оештырылды. "Тукай...
-
Лубянда элеккеге чүплек полигонына агачлар утыртылды (фотолар)
Лубянга "Россия өчен" Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре килде. Алар элеккеге чүплек урынына һәм урман эчендәге агачлары киселгән диләнкегә нарат үсентеләре утырттылар.