Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Лубянда элеккеге чүплек полигонына агачлар утыртылды (фотолар)

Лубянга "Россия өчен" Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре килде. Алар элеккеге чүплек урынына һәм урман эчендәге агачлары киселгән диләнкегә нарат үсентеләре утырттылар.

Лубян авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхразиев сүзләренә караганда, урман эчендәге ташландык карьер урыны 1999 елдан ачык чүплек полигоны буларак файдаланыла.

-Узган елдан барлык чүплекләр дә контрольгә алына, булганнары юкка чыгарыла башлады. Быелның гыйнвар аенда урман эчендәге әлеге 11,6 гектар мәйдандагы чүплектә янгын чыкты. Янгын өч көн дәвамында сүндерелде. КамАЗ лар белән андагы чүп-чарны Кукмарадагы полигонга ташыдык. Барлык чистарту эшләре төгәлләнгәннән соң, бу урын рекультивацияләнде. Анда хәзер агач үсентеләре утыртабыз. Кабат чүп ташламасыннар өчен видекүзәтү җайланмасы урнаштырырга, транспорт белән узмасыннар өчен каршылыклы киртә куярга планлаштырабыз, - ди Рим Фәхразиев.

-Февраль аенда биредә актив хәрәкәт вәкилләре тарафыннан чүп плигоны барлыгы ачыкланган иде. Без аны юкка чыгару бурычы куйдык һәм максатыбызга ирештек. Бүгенге көндә биредә чүп-чарның әсәре дә юк. Агач утырту акциясе кысаларында монда килеп яшелләндерү эше башкарырга, агач утыртырга булдык. Алга таба да әлеге урынны контрольдә тотачакбыз, - ди "Россия өчен" Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Георгий Дикопольский.

Башкала кунаклары элеккеге чүплек полигонында һәм урман эчендәге агачлары киселгән диләнкегә нарат үсентеләре утырттылар. Агач утыртуга без, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе хезмәткәрләре, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин, шулай ук көллият укучылары, "Форпост" отряды егетләре, волонтерлар да кушылды.Үсентеләр көллият питомнигыннан алынды. Агач утырту эшләре алга таба да дәвам итәчәк.

"Россия өчен" Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре көллият белән таныштылар, музейда булдылар, студентлар белән аралаштылар.

Алсу Идрисова, Эльвира Мөбарәкшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk