Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Янил мәктәбендә экологик бәйге узды

Кеше тормышында иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хәтирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турында истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы . Нәкъ менә шушы хатирәләрне яңарту, туган җир сулышын тою, аның табигатен саклау ниятеннән, мәктәбебездә "Туган җир сулышы" дигән экологик бәйге үздырылды. Бәйрәмебезне район мәгариф идарәсе җитәкчесе...

Кеше тормышында иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хәтирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турында истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы . Нәкъ менә шушы хатирәләрне яңарту, туган җир сулышын тою, аның табигатен саклау ниятеннән, мәктәбебездә "Туган җир сулышы" дигән экологик бәйге үздырылды. Бәйрәмебезне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров ачып җибәрде. Шулай ук үзенең туган ягын сагынып, Чаллы шәһәреннән кайткан якташ язучыбыз - Рәшит ага Бәшәр, Янил авылында туып үскән, Төркиядә белем алган, "Татар" һәм "Азатлык" радиосында җурналист булып эшләүче Райнур Шакиров, район мәгариф идарәсе белгече Алсу Вәлиуллина, мәшгульлек үзәгеннән Гөлназ Мостафина әлеге бәйгенең жюри әгъзалары һәм кунаклары булдылар. Шушы бәйгедә катнашкан укучыларга һәм укытучыларга Мактау кәгазе, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйгенең төп иганәчесе, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк абый Хөсәенов иде.

Газизуллина Рания, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев