Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Тат.Тулба балалары өчен язгы экскурсия оештырылды (фото)

Көтеп алган җылы, язгы матур көннәрнең берсендә без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучыларда табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан, язгы табигатькә сәяхәт оештырдык. Авылыбызның соклангыч табигатен күрү өчен тау башында, Нократ елгасы янында ял иттек. Мәдәният йорты директоры Дания апалары балаларга авылыбыз...

Көтеп алган җылы, язгы матур көннәрнең берсендә без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучыларда табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан, язгы табигатькә сәяхәт оештырдык.

Авылыбызның соклангыч табигатен күрү өчен тау башында, Нократ елгасы янында ял иттек. Мәдәният йорты директоры Дания апалары балаларга авылыбыз тарихы, табигатьнең истәлекле урыннары турында бик аңлаешлы итеп сөйләде. Ландыш апалары оештырган бу сәяхәт бик күңелле булды.Әйләнә - тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк.

Гөлнара Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев