Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Тиздән чүп контейнерларын махсус мәйданчыкка куячаклар

Газетабызның 19 апрель санында "Бу Кукмарага килешми" кысаларында Кукмараның Ленин урамы, 12 йорт ишегалдында чүп "тавы" барлыкка килүе турында язылган иде. Язмада, ишегалдында чүп контейнерлары булмау сәбәпле, бу йортта яшәүчеләрнең чүп-чарларны шушы урынга ташлап барулары турында әйтелә. "Экосервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов безгә: "Бу мәсьәлә хәл ителде: ишегалдындагы чүп тавы...

Газетабызның 19 апрель санында "Бу Кукмарага килешми" кысаларында Кукмараның Ленин урамы, 12 йорт ишегалдында чүп "тавы" барлыкка килүе турында язылган иде. Язмада, ишегалдында чүп контейнерлары булмау сәбәпле, бу йортта яшәүчеләрнең чүп-чарларны шушы урынга ташлап барулары турында әйтелә.

"Экосервис" оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов безгә: "Бу мәсьәлә хәл ителде: ишегалдындагы чүп тавы алынды, янәшәдәге "Татарстан" рестораны артына чүп салу өчен вакытлыча контейнерлар куелды", - дип хәбәр итте. (Әлеге ишегалдына чүп алу машинасы керә алмый. - авт). Шушы көннәрдә биредә булып, фоторәсемгә төшереп кайттык. Чыннан да, бу тирә җыештырылган, әмма алынып бетмәгән чүпләр дә калган әле. Контейнерлар урнаштырылган. Аларны тиздән махсус ясалган мәйданчыкка куячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев