Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Чисталык үзебездән тора, ди кукмаралы Рафилә Фәттахова

"Бу Кукмарага килешми" акциясендә катнашып, үземнең фикеремне язарга булдым. Без Таҗи Гыйззәт урамында яшибез. Урам башында элек тирән һәм озын яр бар иде. Шушы якта торучы халык нинди чүбе бар, барысын шунда түкте. Бик күңелсез күренеш иде бу. 4нче мәктәпне төзегәч, мәктәп яны, аның тирә-юне матур булсын өчен ул ярны...

"Бу Кукмарага килешми" акциясендә катнашып, үземнең фикеремне язарга булдым. Без Таҗи Гыйззәт урамында яшибез. Урам башында элек тирән һәм озын яр бар иде. Шушы якта торучы халык нинди чүбе бар, барысын шунда түкте. Бик күңелсез күренеш иде бу. 4нче мәктәпне төзегәч, мәктәп яны, аның тирә-юне матур булсын өчен ул ярны күмделәр. Шуның кадәр балчыкны каян алып бетергәннәрдер?! Әйе, күпме хезмәт кирәк булды ул ярны күмәр өчен. Хәзер анда йортлар салып, матур бакча үстереп җибәрделәр.

Бу турыда юкка гына язуым түгел. Парк урамында, Пионер һәм Толстой урамнары башында да үзән бар. Бакчадагы вак-төяк корган агачларны җыючы юк диеп, агачын да, чүбен дә халык шунда ташлый. Ул үзәнне куаклар басып бетергән. Безнең дә бакча бар, агачлар да корый, ләкин без аларны урамга ташламыйбыз, чабып утын итәбез.

Шушы яр безнең урам башындагы яр белән чагыштырганда ике тапкырга саерак. Өрәңгеләрне йолкып атып, чокырын күмеп, шунда ике-өч рәт миләш агачлары утыртылса, бер яктан бик матур, икенче яктан кошларга ашау булыр иде. Беләм, эшләнәсе эшләр бик күп, барысы да акчага килеп төртелә. Киләчәктә бәлки минем фикерем тормышка ашар.

Тимер юл переездыннан бу якка кергәндә Ленин урамында "сыек" кына булган миләш үсентеләре утыртканнар иде. Бу агачлар үсеп китәрләрме икән, дип шикләнгән идек. Күрәсез, анда нинди матур миләш бакчасы барлыкка килде. Теләсә кайда чүп түкмәсәк иде. Шәһәребезнең чисталыгы үзебездән тора диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk