Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Кәркәүч китапханәсе кунаклары – Ташлы-Елга мәктәбе укучылары

Ташлы-Елга башлангыч мәктәбе укучылары Кәркәүч авылы китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Мин укучыларны сөенеп каршы алдым. Аларны авылыбыз китапханәсенең тарихы белән таныштырдым. Кайсы бүлектә нинди китаплар саклана, балалар өчен нинди газета-журналлар килә, китапхәнәнең нинди эшләр башкара? Балаларга барысын да тәфсилләп анлаттым. "Балалар, сезнең өчен" дигән почмакта малайлар, кызлар соңгы вакытта кайткан китапларны...

Ташлы-Елга башлангыч мәктәбе укучылары Кәркәүч авылы китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Мин укучыларны сөенеп каршы алдым. Аларны авылыбыз китапханәсенең тарихы белән таныштырдым. Кайсы бүлектә нинди китаплар саклана, балалар өчен нинди газета-журналлар килә, китапхәнәнең нинди эшләр башкара? Балаларга барысын да тәфсилләп анлаттым. "Балалар, сезнең өчен" дигән почмакта малайлар, кызлар соңгы вакытта кайткан китапларны кулларына тотып, якыннан таныштылар. Әлеге китапларга күзәтү дә үткәрдем.

"2017 ел - ЭКОЛОГИЯ" елы. Шул максатта укучылар белән табигатькә багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укып, фикер алыштык. Мәсәлән: В.Хәйруллина "Нәркисләр", Г.Морат "Зоопаркта", Ә.Кыямов "Роза чәчкәсе", А.Юнысова "Җәйне сагынам", "Мин чәчәкләр яратам" һ.б. Авторлар безгә әлеге шигъри тәлгәшләре аша ни әйтергә теләгән? Укучылар белән әлеге сорауга җавап эзләдек. Малайлар һәм кызлар табышмакләрга да җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Үзләре табигатькә багышлап ясалган рәсемнәрен китапханәгә бүләк иттеләр. Укучылар белән саубуллашыр алдыннан табигать кочагында тузганаклар арасында истәлеккә фотога төштек.

Китапханәче Хәбибрахманова Энҗе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk