Төркәш зираты янындагы чишмә кайчан төзекләндерелер?
Сорау-җавап

Төркәш зираты янындагы чишмә кайчан төзекләндерелер?

Чишмәнең әйләнә-тирәсе бик ямьсез: чүп үләне каплаган.

Төркәшнең зираты янында чишмә бар. Шуны ремонтлауның берәр төрле мөмкинлеге юкмы икән? Әйләнә-тирәсе бик ямьсез: чүп үләне каплаган. Җирлек башлыгына бу турына берничә тапкыр әйтеп карадым, әмма файдасы булмады. Югыйсә, үзара салым акчасын да бер мең сумнан җыештык. Гел үзәк урамны гына түгел, авылның башка якларына да игътибар бирергә кирәк.

Төркәш авылы халкы

Әлеге хатка Нырты авыл җирлеге башлыгы Таһир Котдусовтан түбәндәге җавап алынды: 

— Төркәш авылы зираты янындагы чишмәне ремонтлау тәкъдимен халык җыеннарында күтәрдек, әмма ул вакытта халык зиратны коймалап бетерүне сорады. 2026 елда үзара салымны 1000 сумнан җыйдык, ләкин түләмәүчеләр дә бар. Быелгы үзара салым акчасы су системасын үзгәртеп коруга, кыш көне юл чистартуга һәм урам утларын карап торуга тотыла. 2027 елның үзара салым акчасын җыйганда Төркәш зираты янындагы чишмәне ремонтлауны халыкка яңадан тәкъдим итәрбез. 

Әйе, чыннан да, быел җәй яңгырлы килү сәбәпле, үләннәр күп үсте. Җирлек территориясен чабу өчен Түбән Комар авылыннан шәхси трактор ялларга туры килде. Ул йөри алган җирләрне чапты, керә алмаганнары калды. Сентябрь аенда зиратта өмә оештырачакбыз, шул вакытта халык белән карап бетерербез. 

Шунысын да әйтми уза алмыйм: Төркәш авылы уртасында «Насыйр» чишмәсе бар, аңа кадәр таш җәелгән, яктырткычлар куелган, юлы чистартылып торыла, ел да суы тикшерелә. Авыл халкы нәкъ шушы чишмәне кулайрак күрә һәм даими куллана.

Фото: «Кукмор-информ» архивыннан

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев