Уеннар киеренке һәм мавыктыргыч барды.
Мәртәбәле кунаклар
Кукмарадагы яңа төзекләндерелгән Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда футбол буенча «Мөхәммәтшин Кубогы» турнирының финал этабы узды.
Кукмаралыларны һәм ярышта катнашучыларны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, район башлыгы Сергей Димитриев һәм Саба районы башлыгы Рәис Миннехановлар сәламләде.
— Бу — безнең спортчыларның иң яраткан турнирларының берсе. Җәй буе дәвам иткән уеннарда иң көчле командалар ачыклана, ә финалда алар нәтиҗә ясау өчен бирегә җыела. Стадионда ремонт барышында спортчылар өчен уңайлы, яхшы шартлар тудырылды. Бу — яшь буынга спорт дөньясына юл ачу өчен зур бүләк. Районда спортны яраталар, физкультура белән актив шөгыльләнәләр. Шуңа күрә күп кенә спорт төрләре буенча ирешкән уңышларыбыз да бар. Алар дәвамлы булыр, тагын да зуррак үрләр яуларбыз дип ышанам. Ә бүген спортчыларга матур уен телим, — диде Сергей Димитриев.
Илсур Метшин исә кукмаралыларның һөнәрле, тырыш халык булуын, спортта да сынатмауларын билгеләп үтте.
— Кукмарада футболны шулкадәр каты яраталар ки, хәтта куллануга тапшырылганнан соң ун ел эчендә капка турыларындагы газон катламы тузып беткән, — диде ул. — Безнең гаиләдә Ринат Мөхәммәтшинны «Кукмара бабай» дип йөртәләр иде. Ул футболны бик яратты, ә Кукмараның чын патриоты булды. Мөмкинлек чыккан саен туган ягына кайтырга тырышты. Аның өчен бөтен кукмаралылар туганнары кебек якын иде.
Казан мэры Кукмара белән гаиләсен бәйләп торган җылы хатирәләре белән дә уртаклашты. «Биредә миңа тормыш иптәшем белән никах укыдылар, безнең дүрт балабыз туды, бүгенге көндә җиде оныгыбыз бар. Шуңа күрә гаиләбез белән Кукмарага яратып кайтабыз. Республикадагы үзгәрешләр Кукмара мисалында бик ачык чагыла: шәп, матур йортлар, чиста, төзек урамнар, яңа социаль учреждениеләр... Мондагы яңалыкларны күреп, чын күңелдән сөенәм. Без Кукмараны яратабыз. Башкалага да килегез, әмма күченмәгез. Укыгыз, белем алыгыз һәм туган якларга әйләнеп кайтыгыз», — диде Илсур Метшин.
Яңартылган стадион
Заманча, якты һәм матур стадионда кунаклар кабул итү дә үзе бер күңелле вакыйга. Ремонттан соң спорт объекты, чыннан да, танымаслык булып үзгәргән. Иске газон катламы тулысынча сүтеп алынган һәм аның урынына яңасы җәелгән. Мәйданга өстәмә яктырткычлар куелган, заманча, ерактан ук күренеп торган электрон табло урнаштырылган.
Стадиондагы бина да яңартылган. Ул хәзер җылытыла торган итеп үзгәртелгән. Биредә мәгълүмат тапшыру һәм эшкәртүне тәэмин итүче инженерлык коммуникацияләре — слаботок системасы урнаштырылган. Икенче катта заманча киберзона булдырылган, анда компьютерлар куелган. Шулай ук аерым буфет та бар. Ә бинаның беренче катында, элеккечә үк, душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре урнашкан.
Командалар да стадионда барлыкка килгән уңайлы шартларны югары бәяләгәндер. Ә бүген исә биредә турнирның финал уеннарында Кукмараның «Мечта» һәм «Ялкын», Байлар Сабасыннан «Саба яшьләре», Шәмәрдәннән «Яшьлек» командалары үзара көч сынашты.
Уеннар киеренке һәм мавыктыргыч барды. Җанатарлар да яраткан командаларына бар күңелләре белән көч биреп, футболчыларны рухландырып торды.
Спорт бәйрәме Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров һәм Татарстанның атказанган артисты Сөмбел Билалова катнашындагы концерт программасы белән дәвам итте. Шулай итеп, Кукмарада узган футбол бәйрәме спорт, җанатарлар һәм матур музыка белән үрелеп, истә калырлык көнгә әверелде.
- Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев