Сайлауда эшләү өчен 14 меңгә якын күзәтүче әзерләнгән һәм видеокамералар урнаштырылган.
18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга 450гә якын журналист аккредитацияләнгән, бу — республикада оештырыла торган сайлау кампанияләре өчен рекорд. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистларга шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«450гә якын журналист һәм 87 гаммәви мәгълүмат чарасы аккредитация алды. Бу — алдагы сайлау кампаниясенә карата кызыксынуның зур булуын сөйли торган рекорд», — диде ул.
Моннан тыш, сайлауда эшләү өчен 14 меңгә якын күзәтүче әзерләнгән һәм видеокамералар урнаштырылган. Бу чараларның барысы да процессның ачыклыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев