«Халык инспекторы»на инвалидлар парковкасы турында 47 мең хәбәр юлланган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

«Халык инспекторы»на инвалидлар парковкасы турында 47 мең хәбәр юлланган

Татарстанлылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарның хокукларын яклау өчен «Халык инспекторы» кушымтасын актив куллана.

«Халык инспекторы» системасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда яшәүчеләр транспорт чарасын инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда калдырган машина йөртүчеләр турында 47 мең тапкыр хәбәр иткән. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Татарстанлылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарның хокукларын яклау өчен „Халык инспекторы“ кушымтасын актив куллана. „Инвалидлар өчен парковка“ категориясе буенча гына да кулланучылар 47 меңнән артык гариза юллаган. Инвалид коляскасындагы кеше өчен якын-тирәдә машина кую урыны булу — тормыш таләбе. Кулланучылар чынлыкта шундый гражданнарның цифрлы яклаучыларына әверелде», — дип искәртте Алексей Клонцак.

Тротуарда калдырылган автомобиль сәламәт кеше өчен бары тик киртә генә. Инвалидлар яки коляска тартып баручы әниләр исә машиналар йөри торган юлга чыгарга мәҗбүр була, ә бу аларның тормышына куркыныч тудыра.

Фото: «Татар-информ» МА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев