Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Кукмара тау битендәге урманнан 90 машина чүп чыгарылган

Кукмара тау битендәге урман райондашларыбызның кул көче белән утыртылган һәм аларның тиңдәшсез хезмәтенә һәйкәл булып тора кебек. Бу игелекле эшнең башы үткән гасырның алтмышынчы елларына барып тоташа. Поселокның оешма-предприятие хезмәткәрләре эш сәгатьләреннән соң, көрәк-чиләкләр тотып, көн дә тауга, яшь агачлар утыртырга барганнар, ә суны елгадан ташып сибәргә туры килгән. Бу...

Бирегә халык җиләк-гөмбә җыярга йөри, ылыс-сагыз исе таралган саф һавада рәхәтләнеп ял итә. Әмма кайберәүләр үзләре артыннан өем-өем чүпләр калдыра. "Экосервис" җәмгыяте җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов әйтүенә караганда, быел урманнан чүп-чарны аеруча күп чыгарганнар: саннар белән әйткәндә, 982 куб метр. 90 машина чүп дигән сүз бит бу! Кешеләрнең табигатькә мондый мөнәсәбәте һич гафу ителмәслек. Урманны үстерү өчен күпме тырышлык куйган мәрхүмнәрнең дә рухлары бу хәлгә рәнҗидер сыман.

Америка Кушма штатларында кунакта булып, андагы тәртипләрне күреп кайткан Әлфия апаның сөйләгәннәрен искә төшердем әле.

-Улымның дусты Сергейның туган көнен табигать кочагында - урман аланында үткәрергә булдылар. Моның өчен урман хуҗалыгына телефоннан шалтыратып, алдан заявка бирергә була икән. Улым шулай эшләде дә. Безгә бәйрәм итү өчен кичке дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр, ягъни дүрт сәгать вакыт билгеләнде. Аланга килдек. Барысы да табигый: аяк астында хәтта корыган ботаклар аунап ята, әмма бернинди чүп әсәре юк, тәмәке төпчекләре дә күренми. Алан уртасында такталардан эшләнгән зур өстәл, эскәмияләр тора. Янәшәдә шашлык әзерләү өчен мангал куелган. Башка кирәк-яраклар да бар. Су, электр уты үткәрелгән, бер читтә барлык уңайлыклары белән бәдрәф урнаштырылган.

Без килеп урнашуга урман хуҗалыгы хезмәткәрләре - махсус киемнәр кигән ир-егетләр килеп җитте. Елмаеп исәнләштеләр. Барысы да канәгатьләндерәме безне, тәртипме, нинди дә булса таләпләребез юкмы - шул хакта сорашканнан соң, күңелле ял итүебезне теләп китеп бардылар. Әмма без тынычлыкта калмадык: экологияне саклау хезмәтеннән, полиция хезмәткәрләре һәм башка оешмалардан килеп, ягымлы итеп хәлләребезне белешә тордылар. Иң азактан янә урман хуҗалыгы вәкилләре (бу юлы форма киеменнән хатын-кызлар иде) пәйда булды. Алар безгә утны, суны сүндереп, чүпләребезне җыештырып китәргә кирәклеген исебезгә төшерделәр. Үзебез белән махсус зур пакетлар алып килгән идек, барлык калдыкларны шунда тутырып, машинага төяп алып киттек.

Урманда бәйрәм итү күпме бәягә төшкәндер - анысын сорарга онытканмын.

Ә безнең илдә иркенлек: кайсы урманга барырга телисең, шунда барып, җиләк-гөмбә җыярга, ял итеп утырырга була. Алдан рөхсәт сорау да кирәкми, акча да түлисе түгел. Яраса- ярамаса да, учак тергезеп, шашлык пешереп, кәеф-сафа корып утыручылар бар. Бары тик чүпләрне калдырмаска, җыештырып алып китәргә кирәк, ә моңа күпләрнең кулы җитми. Шушы урынга кабат ял итәргә, табигать нигъмәтләрен җыярга килергә туры киләсен уйламыйлар, күрәсең.

Америка Кушма Штатларыннан кунакка кайткан якташыбызның сүзләре хәтергә килә.

-Телим икән, хәзер нарат урманына барып, басу-кырларны әйләнеп киләм. Ә анда алай түгел, - диде ул моңсуланып. - Урман, дәүләтнеке булмыйча, аерым кешенеке булырга мөмкин. Ялгыш керсәң, күңелсезлекләргә очравың бар.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев