17 июль 2017 яңалыклары
-
Вахит егете Нияз Кәримуллин үзенең Кукмара Сабан туеннан алган тәэсирләре белән уртаклаша
Районыбызда искиткеч, истә калырлык, әкияти Сабантуй: халыкка уңайлы ял итү урыны - Сабантуй мәйданы, төрле халыкларның гаҗәеп өйләре, парашютчылар чыгышы, татар эстрадасы һәм районыбызның танылган артистларының көчле концерт программасы һәм башкалар... Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, Кукмара шәһәре Сабантуе кояшлы, матур һава торышы белән узды. Бу көнне һәр кешенең йөзендә шатлыклы,...
-
Һава торышы бозыла
18 июль көндез һәм кич җил секундына 23 метр тизлектә булырга мөмкин. (Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Татарстанда һава торышы бозыла, дип кисәтә синоптиклар. 17 июль кичендә һәм 18 июльдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда, яшеннәр көтелә. Җилнең көчәюе секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. 18 июль көндез һәм кич җил...
-
Юл һәлакәтендә 13әр яшьлек өч үсмер зыян күргән
М7 трассасының 900нче километрында җиңел машина автовоз белән бәрелешкән. (Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Теләче районында "Хендай Акцент" машинасы "Мерседес" автовозы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина әйләнеп, юл кырыена очып төшкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр...
-
Тат.Тулба китапханәсендә "Татарстан дәүләт символлары" дигән тематик сәгать узды (фото)
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз , Халкым тели изге теләкләр! Гомерлеккә якын туган булып Яши бездә төрле милләтләр . 1991 елның ноябрендә -Татарстан флагы, 1992 елның февралендә- гербы, ә 1993 елның июлендә гимны кабул ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт Гимны халык алдында башкарылганда, Гимнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү -...
-
5 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар
Ир-ат элек җаваплылыкка тартылмаган. Рәсми рәвештә эшләми. Гаебен танымый.
-
Кукмара тау битендәге урманнан 90 машина чүп чыгарылган
Кукмара тау битендәге урман райондашларыбызның кул көче белән утыртылган һәм аларның тиңдәшсез хезмәтенә һәйкәл булып тора кебек. Бу игелекле эшнең башы үткән гасырның алтмышынчы елларына барып тоташа. Поселокның оешма-предприятие хезмәткәрләре эш сәгатьләреннән соң, көрәк-чиләкләр тотып, көн дә тауга, яшь агачлар утыртырга барганнар, ә суны елгадан ташып сибәргә туры килгән. Бу...
-
Җиде район иҗатчыларын берләштергән “Ызандашлар” төркеменә бер яшь тула
Биредә бүгенгә Казан артының 28 каләм тибрәтүчесе исәпләнә. Казан артының җиде район иҗатчысын берләштергән "Ызандашлар" төркеменә август аенда бер яшь тула. Аны Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь, прозаик Зиннур Тимергалиев оештырып җибәрә. "Ызандашлар" төркемендә бүгенгә барлыгы 28 кеше исәпләнә. Каләмдәш-ызандашлар арасында Әтнәдән - Сүрия Мингатина, Гөлүсә Батталова, Балтачтан - Гүзәлә,...
-
Үтүкне ничек чистартырга?
Күбебез үтүкләгәндә киемнең нинди тукымадан тегелгән булуына игътибар итми. Нәтиҗәдә, үтүкнең асты кап-кара көеп чыга. Моннан ничек котылырга соң? Нык итеп кыздырган үтүкне буяусыз ак кәгазьгә күп итеп салынган тозга ышкыйбыз. Эрегән таплар акрынлап коелып бетәчәк. Ләкин тефлон асты үтүкләрне болай чистартырга ярамый. Уксус белән сөртү дә таплардан арынырга ярдәм...
-
Нормабашта балык тотучылар ярышы узачак
29 июльдә Нормабаш авылы буасында IV төбәкара балык тотучылар ярышы була. Урыннар ир-атлар, хатын-кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында аерым билгеләнә. Катнашу өчен взнос олыларга - 150, балаларга 50 сум. Башлана 12.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Кукмара районында эзтабарлык хәрәкәте елдан-ел популярлаша (фото)
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 72 ел узса да, җир өстендә әле дә җирләнмәгән меңнәрчә солдат җәсәдләре ята. Заманында Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы Үлем үзәне кеше сөякләреннән ап-ак булып торган, диләр. Әлеге урында, Ленинград блокадасын өзәргә җибәрелеп, үзе дә чолганышта калган 2нче удар армия сугышчылары газиз башларын салган....