Үтүкне ничек чистартырга?
Әйтер сүзем бар...

Үтүкне ничек чистартырга?

Күбебез үтүкләгәндә киемнең нинди тукымадан тегелгән булуына игътибар итми. Нәтиҗәдә, үтүкнең асты кап-кара көеп чыга. Моннан ничек котылырга соң? Нык итеп кыздырган үтүкне буяусыз ак кәгазьгә күп итеп салынган тозга ышкыйбыз. Эрегән таплар акрынлап коелып бетәчәк. Ләкин тефлон асты үтүкләрне болай чистартырга ярамый. Уксус белән сөртү дә таплардан арынырга ярдәм...

Күбебез үтүкләгәндә киемнең нинди тукымадан тегелгән булуына игътибар итми. Нәтиҗәдә, үтүкнең асты кап-кара көеп чыга. Моннан ничек котылырга соң?

Нык итеп кыздырган үтүкне буяусыз ак кәгазьгә күп итеп салынган тозга ышкыйбыз. Эрегән таплар акрынлап коелып бетәчәк. Ләкин тефлон асты үтүкләрне болай чистартырга ярамый. Уксус белән сөртү дә таплардан арынырга ярдәм итә. Мондый ысуллар да ярдәм итмәсә, бер өлеш уксуска бер өлеш нашатырь спирты кушып сөртеп, төнгә калдырырга. Икенче көнне кытыршы, коры чүпрәк белән ышкырга кирәк.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев