Кукмара районында эзтабарлык хәрәкәте елдан-ел популярлаша (фото)
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 72 ел узса да, җир өстендә әле дә җирләнмәгән меңнәрчә солдат җәсәдләре ята. Заманында Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы Үлем үзәне кеше сөякләреннән ап-ак булып торган, диләр. Әлеге урында, Ленинград блокадасын өзәргә җибәрелеп, үзе дә чолганышта калган 2нче удар армия сугышчылары газиз башларын салган....
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 72 ел узса да, җир өстендә әле дә җирләнмәгән меңнәрчә солдат җәсәдләре ята. Заманында Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы янындагы Үлем үзәне кеше сөякләреннән ап-ак булып торган, диләр. Әлеге урында, Ленинград блокадасын өзәргә җибәрелеп, үзе дә чолганышта калган 2нче удар армия сугышчылары газиз башларын салган. Андагы мәхшәр турында язылганнарны укыганда чәчләр үрә тора. Баскан саен су чыга торган баткаклы җир, дошманның һавадан һәм җирдән өзлексез һөҗүме... Сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар, азык-төлек бетә. Чолганыштан чыгу өчен яуланган "коридор"ларда үле гәүдәләр әллә ничә кат булып, өсле-өсле тезелеп кала. Үзебезнең үк танклар, аларны изә-изә, өсләреннән узарга мәҗбүр була. Сугыш рәхимлелекне белми шул...
Ватан өчен һәлак булганнарның сөякләрен табып, хөрмәтләп җир куенына иңдерү, медальоннары сакланган очракта, исемнәрен ачыклау нияте белән үткән елның сиксәненче елларында башланган эзтабарлык хәрәкәте елдан-ел популярлаша бара. Кукмаралылар бу хәрәкәткә 1991 елда кушылды. Шул елны Олыяз мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге "Хәтер" һәм Янил һөнәри училищесының Ринат Шакиров җитәкчелегендәге "Кар десанты" эзләнү төркемнәре әлеге училище директоры Илнур Гыйниятов фатыйхасы белән изге сәфәргә кузгалалар. Ул вакыттан бирле составы елдан-ел яшәреп торган эзтабар төркемнәре - барлыгы 268 укучы 302 сугышчының сөякләрен табуга ирешкәннәр. Шушы саваплы традицияне дәвам итеп, 8 укучы быел да Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендә Үлем үзәнендә булып кайтты. Аларның иң яше Инсаф Закировка унөч кенә тулган әле. Бик барасы килде улыбызның, каршы килә алмадык, ди әнисе Энҗе ханым. Ильяс Хаҗиев, Илсур Мәмәдҗановлар чак олырак: 14 яшьтә. Илназ Хәсәнов һәм Зөлфәт Шәкертҗановларның яшьләре дә, тәҗрибәләре дә зуррак: экспедициядә үткән елда да катнашканнар. Мансур Хуҗин исә эзтабарлык хәрәкәте турында кечкенәдән үк белеп-ишетеп үскән: әтисе Альмир Үлем үзәнендә 1992 елда ук эзләнүләрдә булган икән. Мансур да, Азиф Шәйхетдинов та быел 11 сыйныфны тәмамладылар, Ильяс Корбанов Кукмара аграр көллиятендә белем ала. Безгә шушы егетләрнең дүртесе - Инсаф, Илсур, Илназ, Зөлфәт белән очрашып сөйләшү насыйп булды.
Әлеге төркем апрельнең соңгы көннәрендә юлга кузгалды. Күшектергеч яңгыр явып торган, әче җилле, салкын көннәр... Ни этәргән үсмер-егетләрне, компьютер, интернеттан баш тартып, җылы өйләрдән чыгып китәргә? Билгеле, тынгысыз яшь йөрәкләре кушкан. Зөлфәт исә: "Бабам Салихҗанның сөякләре табылмасмы, дип өметләндем, ул хәбәрсез югалган булып исәпләнә", - ди.
-Санкт-Петербургтан электр поездында иң ерак станция - Малая Вишерага кадәр җиткәч, вокзалга кереп, җылы эш киемнәрен кидек, - дип сөйли эзтабарлар. - Безне каршыларга ЗИЛ-131 машинасы килде. Шуңа утырып, сәгать ярымлап булыр, урманга кадәр бардык. Арчалылар алданрак килгән иде, алар безгә чәй эчерттеләр, палаткаларны коруда ярдәм иттеләр. Иң элек агачлар кисеп, бүрәнәләрне җиргә тезеп урнаштырдык, өстенә ылыс түшәдек. Шулай итеп, палаткалар өчен дым үткәрми торган аслык әзерләдек. Урын-җир урынына йокы капчыклары иде. Төннәрен икешәр кеше чиратлап кизү тордык, йоклыйсы килсә дә, түздек. Ризыкны исә Зур Кукмара егете Азиф бик тәмле итеп әзерләде. Үзебез белән ит һәм балык консервлары, ипи, бәрәңге, савыт-саба алган идек - барысы да ярап куйды.
Яңгыр тукталып торган араларда, әлбәттә, эзләнү эшләрен дәвам иткәннәр. Беренче табылдыкка өченче көндә генә юлыкканнар.
-Әлеге сугышчы сөякләре янында пулялар чәчелеп ята иде. Ниләр кичерергә туры килгәнен күзаллап кызгандык. Медальоны саклангандыр дип уйлаган идек, ләкин өметебез акланмады. Икенче табылдыкның да исемен ачыклау мөмкин булмады. Казу эшләре вакытында бер шартламаган граната чыккан иде, аны саперларга илтеп тапшырдык. Соңыннан Мясной Бор авылында сугышчыларның җәсәдләрен хөрмәтләп җирләү тантанасында катнаштык, - ди эзтабарлар. Елмаеп сөйләшсәләр дә, күзләренә моңсулык йөгергәнен күреп калдым.
-Салкын тидермәдегезме соң? - дим. Җавапны кыска тоттылар:
-Юк, авыртып булмый анда!
-Тәртипле, ышанычлы, авыр эштән курыкмый торган егетләр, - дип мактап үтте үзләрен Гомәр Хашим улы. - Мәчеткә йөреп, дини гыйлем алдылар. Сугышчы сөякләре табылганнан соң, янында иң элек дога кылдылар. Моннан тыш, Пискарев зиратына барып, Ленинград чолганышы корбаннарын (470 мең шәһәр халкы һәм 50 мең сугышчы җирләнгән) искә алдык, рухларына догалар багышладык. Санкт-Петербург һәм Петергоф мәчетләрендә намаз укып чыктык. Бөек Новгород шәһәрендә экскурсиядә булу да зур тәэсирләр калдырды. Бу сәфәрне оештыруда изге күңелле райондашларыбызның матди ярдәм күрсәтүен дә әйтеп үтәргә телим.
Егетләрнең һәркайсының үз хыялы бар. Илназ авыл хуҗалыгы өлкәсен яки медицинаны сайларга уйлый, Зөлфәт программист булырга җыена, Илсур шофер булырга ниятли. Инсаф техник иҗатка тартыла, мәктәпнең "Яшь техник" проектында катнашкан. Хәзерге көндә, бензин пычкысы запчастьларын кулланып, веломопед ясый икән. Иң мөһиме: күңелләрендә шушы тыныч тормышны яулаган ватандашларыбызга карата хөрмәт хисе яши. Герой-шагыйрь Муса Җәлил көрәшкән Волхов урманнарында булып, сугыш эзләрен күреп кайтканнан соң, ул хисләр тагын да ныгыгандыр. Армия тормышы куркытмый, корал тотып, илне, туган җиребезне сакларга әзербез, ди Зөлфәт.
Районыбыз эзтабарлары эшчәнлеге дәвам итәр, тәгаен. Инсаф белән Илсурның энеләре дә "барабыз" дип торалар икән. Җирләнмәгән җәсәдләр, ачыкланмаган исемнәр һаман да бар бит әле.
Хәтер китабының 14нче томындагы мәгълүматларга караганда, 320дән артык райондашыбыз Новгород өлкәсендәге сугышларда һәлак булып, шунда җирләнгән. Ә исемнәре билгесезләре күпме...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев