Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Татар Толлысында экология елы дәвам итә (фото)

Нигә сандугачлар сирәк сайрый, Авылым урап алган тирәкләрдә? Балыклар соң нигә үлеп бара Бормаланып аккан елгаларда? Туфрагың да агуланып беткән, Шиңә бара нигә чәчәкләр? Нигә чара юк соң бу хәлләргә, Кайгырмыйсыз нигә, кешеләр? - дип, яшь җитәкчебез, авыл җирлеге башлыгы Линар Баһаманов авыл халкын җыеп, бәйрәмнәргә кайткан яшьләребезгә дәшеп, ямьсез...

Нигә сандугачлар сирәк сайрый,

Авылым урап алган тирәкләрдә?

Балыклар соң нигә үлеп бара

Бормаланып аккан елгаларда?

Туфрагың да агуланып беткән,

Шиңә бара нигә чәчәкләр?

Нигә чара юк соң бу хәлләргә,

Кайгырмыйсыз нигә, кешеләр? - дип, яшь җитәкчебез, авыл җирлеге башлыгы Линар Баһаманов авыл халкын җыеп, бәйрәмнәргә кайткан яшьләребезгә дәшеп, ямьсез булып үсеп утырган алабуталардан авылыбызны чистартырга өндәде. Халык көче белән һәйкәл тирәләре, балалар мәйданчыгы, авыл башы тәртипкә китерелде, бик матур, чиста булып калды. Өмәгә килгән һәркем бик тырышып эшләде. Яңа җитәкче булуына карамастан, сүзен тыңлап, зурлап килгәннәре өчен барысына бик рәхмәтле калды Линар Альфретович.

Алда әйткәнебезчә, җитәкчебез яңа, яшь. Аның халыкка игътибарлы, ихтирамлы булуын, озак еллар исән-сау эшләвен теләп калабыз. Унышлар сиңа, Линар!

Гөлнара Хәсәнова, Тат.Тулба авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев