Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан, без Адай авылының "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән әйләнә-тирәбезне яшелләндерүдә катнаштык: үзебезнең ян бакчабызга миләш, карлыган, чия агачлары утырттык. Бакчабызда аңа кадәр дә нарат, чыршы, чия, алмагач, шомырт һәм башка агачлар үсә иде. Ә быелгы үсентеләр бакчабызны тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрде. Үсентеләрне...
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан, без Адай авылының "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән әйләнә-тирәбезне яшелләндерүдә катнаштык: үзебезнең ян бакчабызга миләш, карлыган, чия агачлары утырттык. Бакчабызда аңа кадәр дә нарат, чыршы, чия, алмагач, шомырт һәм башка агачлар үсә иде. Ә быелгы үсентеләр бакчабызны тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрде. Үсентеләрне исә әти-әниләр ярдәме белән балалар алып килделәр. Сабыйлар әлеге эштә сөенә-сөенә катнаштылар. Без алдагы елларда да балалар белән бу агачларның үскәнен, язлар җиткәч яфракка бөреләнгәнен, җимешләре өлгергәнен, кыш көннәрендә ботакларына кар бөртекләре кунганын күзәтеп торырбыз, өйрәнербез. Яфракларын аппликацияләр ясаганда кулланырбыз. Шундый мохиттә тәрбияләнгән балалар чын табигать сакчылары булып үсәрләр дип ышанам.
Альбина ЗАКИРОВА, тәрбияче
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев