Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Максатыбыз - чисталыкны саклау

Быел икенче кварталда район административ комиссиясенә административ хокук бозулар турында 172 беркетмә керде, аларның барысы комиссия утырышында каралды. Район җирлекләренә барып тикшерүләр үткәрелде. Тикшерү барышында Татарстан Республикасының "Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәрен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу" Кодексының 3.6 маддәсе буенча хокук бозулар ачыкланды. Ел дәвамында...

Быел икенче кварталда район административ комиссиясенә административ хокук бозулар турында 172 беркетмә керде, аларның барысы комиссия утырышында каралды. Район җирлекләренә барып тикшерүләр үткәрелде. Тикшерү барышында Татарстан Республикасының "Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәрен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу" Кодексының 3.6 маддәсе буенча хокук бозулар ачыкланды.

Ел дәвамында кабаттан хокук бозулар булуы да беленде. Моның өчен гражданнарга - 3,5 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штрафлар каралган.

Кайбер кукмаралылар штрафны шул ук көнне түлиләр. Исегезгә төшерәбез: Россия законнары буенча административ штраф түләү өчен 60 көн каралган. Әмма штраф салынганнан соң, 10 көн эчендә шикаять бирергә мөмкин. Бирмәгән очракта, карар үз көченә керә. Шулай итеп, кешенең штраф түләү өчен 70 календарь көне бар. Бу вакыт эчендә түләү башкарылмаса, суд приставлары беренче айда әле йөдәтмәсләр, аннары инде түләмәүчегә карата чаралар күрә башлаячаклар. Вазыйфаи зат административ штрафны түләмәгән өчен беркетмә төзи ала, нәтиҗәдә түләмәүчегә янә икеләтә суммада штраф (бер мең сумнан да ким түгел) салына яки ул 15 тәүлеккә кадәр тоткарлана.

Беркетмәләрне карау нәтиҗәсендә административ штраф салу турында 169 карар чыгарылып, 360000 сум штраф салынды, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары ияләре алда әйтелгән Кодексның 3.6 маддәсе буенча 45000 сум штрафка тартылды.

Хөрмәтле райондашларыбыз, яшәгән тирәлегебезнең чисталыгын саклагыз, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәгез, чөнки туган төбәгебезнең ямьлелеге, халыкның сәламәтлеге шуңа бәйле. Шунысын да аңлагыз: штрафлар бюджетны баету өчен түгел, районыбызның чисталыгын саклау, экологияне яхшырту максатыннан салына.

Гөлнара ШАКИРОВА,

административ комиссиянең җаваплы сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев