«Галстуксыз очрашу»: Кукмара районы яшьләре үзләрен борчыган сорауларны җитәкчеләргә җиткерде
Владислав Усанов һәм Сергей Димитриев һәр сорауга аерым игътибар биреп, үз фикерләрен белдерделәр, күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү юллары турында сөйләделәр.
Яшьләр көне уңаеннан Комсомол мәйданында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов, район башлыгы Сергей Димитриев һәм район яшьләре катнашында «Галстуксыз очрашу» узды.
— Без яшьләрне кайгыртырга, алар белән турыдан-туры аралашырга һәм аларны ишетергә тиеш. Шуңа күрә мондый очрашуларны беренче генә оештырмыйбыз. Элегрәк узган аралашуның нәтиҗәсе дә бар: анда күтәрелгән сорауларның күбесе инде хәл ителде, — диде Сергей Димитриев. Ул яшьләрне актив булырга, үзләрен борчыган сорауларны һәм тәкъдимнәрен кыенсынмыйча җиткерергә чакырды.
Чыннан да, очрашу җылы һәм ирекле атмосферада узды. Анда катнашкан һәркем үзен борчыган мәсьәләләрне җитәкчеләргә турыдан-туры җиткерә алды. Хәтта вакыт-вакыт сибәләп үткән яңгыр да яшьләрне мәйданнан тарата алмады.
Күтәрелгән сораулар да көн кадагында торган мөһим мәсьәләләргә кагылды. Очрашуда катнашучылар торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән максатчан программалар булдыру турында кызыксынды, укытучы һөнәренең ата-аналар, балалар һәм, гомумән, җәмгыять алдында абруен күтәрү, яшьләрне районга җәлеп итү, мопед, мотоцикл һәм башка шундый транспорт чараларында йөрү нәтиҗәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау кебек мөһим темалар күтәрелде. Кукмарада яшьләр үзәге булдыру тәкъдиме дә яңгырады.
Ә «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре район башлыгын бергәләп подкаст яздырырга чакырды. Алар шулай ук Сергей Димитриевның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен креатив алып баруын билгеләп, анда районның актив яшьләренә, волонтерларга да күбрәк урын бирү тәкъдимен җиткерде.
Владислав Усанов һәм Сергей Димитриев һәр сорауга аерым игътибар биреп, үз фикерләрен белдерделәр, күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү юллары турында сөйләделәр.
Укырга тәкъдим итәбез: Кукмарада Яшьләр көне үткәрелде
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев