Фоторепортаж: Кукмарада Яшьләр көне үткәрелде
Кичке программа иҗат һәм яшьләр энергиясенә бай булды.
Кукмарада Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Район яшьләрен бер мәйданга җыйган бәйрәм көн дәвамында төрле форматтагы мәдәни, иҗади һәм һөнәри юнәлештәге чаралар белән үрелеп барды.
Бәйрәм кысаларында крафт-маркет һәм интерактив мәйданчыклар эшләде. Яшьләр өчен кызыклы һәм файдалы булган һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары оештырылды. Анда Кукмара аграр һәм Лубян урман-техник көллиятләре, районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм социаль яклау бүлеге белгечләре һөнәр сайлау, белем алу һәм киләчәккә юл билгеләү буенча мәгълүмат бирде.
Бәйрәм кунаклары «Эмоцияләр әйләнеше: 360° видео» интерактив зонасында үзенчәлекле мизгелләрне истәлеккә калдырды.
Бәйрәмнең рәсми ачылышында кунакларны Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов, район башлыгы Сергей Димитриевлар сәламләде. Тантаналы чара барышында дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Кичке программа иҗат һәм яшьләр энергиясенә бай булды. Яшьләр иҗат коллективларының концерт программасы узды, брейк-данс-баттл тамашачыларга үзенчәлекле шоу бүләк итте. Алга таба «Әбием проект» музыкаль проекты, Хәят, Фәрид Низамиевлар чыгыш ясады. Бәйрәмне дәртле дискотека дәвам итте.
Яңгыр явуга карамастан, кукмаралылар таралырга ашыкмады — бии, җырлый, күңел ачты. Чөнки чын бәйрәмгә начар һава торышы комачаулый алмый. Урамда яңгыр яуса да, иң мөһиме — күңелдә җылылык, кояшлы кәеф һәм позитив хисләр булсын!
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев