Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Вахитов" җәмгыятендәге үзгәрешләр башкаларга маяк булырлык

"Исток-Агро" җәмгыяте таркалганнан соң, "Уңыш" бүлекчәсенең Вахитов исемендәге хуҗалык канаты астында "Вахитов" җәмгыяте булып оешканына ел ярым вакыт үтте. Хәзерге һәм элеккегене чагыштырып карасаң, биредәге үзгәрешләрне җир белән күк аермасына тиңләрлек. Әлеге хуҗалыкта үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашучылар моңа үзләре дә инана алды.

"Вахитов" җәмгыяте барлыкка килгәннән соң семинар-киңәшмә биредә икенче тапкыр үткәрелә. Беренче очрашу вакытында хуҗалыкны тәүге адымнар атларга тырышкан сабыйга тиңләргә мөмкин иде, бүген исә ул аягында нык басып торган, көчле хуҗалыклар рәтендә. Моны район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп үтте.
-Әлеге хуҗалыктагы үзгәрешләр башкаларга маяк булырлык. Белгечме ул яки җитәкчеме - биредә тәҗрибә тупларлык мәгълүмат җитәрлек. Шуңа күрә өйрәнергә, яңалыкларны үзегезнең хуҗалыкларда да кулланырга кирәк, - диде ул, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Билгеле, "Вахитов" җәмгыятенең үсешендә Вахитов исемендәге хуҗалыкның өлешен билгеләп бетергесез. Аның матди ярдәме, белгечләрнең уртак тырышлыгы булган авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирде.
-Хуҗалыкта эш башлаганда, чыннан да, бик авыр булды. Халык эштән бизгән, аларның җитәкчеләргә карата да ышанычлары югалган иде, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. - Рәхмәт белгечләргә, алар белән бергә-бергә хуҗалыкны бүгенге хәлгә җиткерә алдык. Бездә Вахитов исемендәге яки җәмгыять дип хуҗалыкларны аерып карау юк. Барыбыз бергә тырышабыз, хезмәтебез уртак. Бирегә директор итеп Поршур авылыннан Геннадий Андреев билгеләнде. Ул хезмәткәрләр белән уртак тел табып, уңышлы гына эшләп китте.
Әлбәттә, берничә инвестор алыштырган хуҗалыкның киләчәгенә нокта куйган кешеләр дә булгандыр. "Килерләр дә тагын алдап китәрләр, дигән уй күңелгә тынгылык бирмәде. Яхшы хезмәт хакы алып, уңай шартларда эшләү турында хыялланмадык та инде", - диләр биредә хезмәт куючылар. Ә вахитлеләр беренче айлардан ук хезмәт хакы түли башлады, кешеләрнең ышанычын яулый алды.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев