Республиканың Лаеш районында узган "Бөтенроссия кыр көне - 2017" күргәзмә-форумына безнең районнан да делегация барды. Аның составында район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр, Кукмара аграр көллияте хезмәткәрләре бар иде. "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыкның сыерлары күргәзмәдә катнашып, Вахитов исемендәге...
Республиканың Лаеш районында узган "Бөтенроссия кыр көне - 2017" күргәзмә-форумына безнең районнан да делегация барды. Аның составында район башлыгы Сергей Димитриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр, Кукмара аграр көллияте хезмәткәрләре бар иде. "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыкның сыерлары күргәзмәдә катнашып, Вахитов исемендәге хуҗалыкның "Сандугач" кушаматлы сөтлебикәсе икенче урынга лаек булды. Шулай ук безнең район форумда үзенең ишегалдын тәкъдим итте, анда үзебездә җитештерелгән продукциядән һәм керәшен халкының тормыш-көнкүреше чагылдырган күргәзмә оештырылды.

.jpg)
.jpg)
.jpg)




«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев