Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бәрәңге белән иттән вак бәлеш

Камыр өчен: 1 стакан сөт 2 аш кашыгы шикәр комы 60 г чүпрә 1 кап маргарин 2,5 стакан он Эчлек өчен: 500 г ит фаршы 2 суган 4 бәрәңге тәменчә тоз һәм борыч Җылы сөттә шикәр комы һәм чүпрәне эретәбез. Бәрәңге һәм суганны шакмаклап вак итеп турыйбыз һәм ит белән...

Камыр өчен:

1 стакан сөт
2 аш кашыгы шикәр комы
60 г чүпрә
1 кап маргарин
2,5 стакан он
Эчлек өчен:

500 г ит фаршы
2 суган
4 бәрәңге
тәменчә тоз һәм борыч

Җылы сөттә шикәр комы һәм чүпрәне эретәбез.

Бәрәңге һәм суганны шакмаклап вак итеп турыйбыз һәм ит белән бергә болгатабыз.

Он белән маргаринны бергә кушып болгатабыз.

Аннан соң сөт, шикәр комы, чүпрә янына салабыз. Яхшылап болгатырга кирәк. Кулга ябышмый торган камыр басабыз.

Әзер камырдан урман чикләвеге зурлыгында камыр кисәкләрен бүлеп чыгарга һәм җәймәләр әзерләргә.

Җәймәләр өстенә эчлек салабыз, кырыйларын күтәреп бөгеп куябыз, уртасында якынча 5 см диаметрлы тишек калдырабыз. Вак бәлеш түгәрәк һәм биек булырга тиеш.

Вак бәлешләрне майлы табага тезәбез һәм 200 градуслы мичтә 35 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев