Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матурлык файдалымы?

Тырнакларыбыз матур булсын өчен гел буяп йөрергә тырышабыз. Тырнак буявын сайлаганда аның составына карарга башка да килми. Баксаң, анда тырнак, хәтта кеше организмы өчен зарарлы матдәләр бар икән. Тырнак буяуларының күбесенең составында нитроцеллюлоза дигән матдә бар. Бу тырнаклар өчен бик зыянлы, озак кулланган очракта тырнаклар саргая, тиз сынучанга әйләнә. Бәясе...

Тырнакларыбыз матур булсын өчен гел буяп йөрергә тырышабыз. Тырнак буявын сайлаганда аның составына карарга башка да килми. Баксаң, анда тырнак, хәтта кеше организмы өчен зарарлы матдәләр бар икән. Тырнак буяуларының күбесенең составында нитроцеллюлоза дигән матдә бар. Бу тырнаклар өчен бик зыянлы, озак кулланган очракта тырнаклар саргая, тиз сынучанга әйләнә. Бәясе кыйммәтрәк буяуларда бу матдә целлюлоза ацетобутираты белән алмаштырыла. Кыскача САВ дип языла. Тагын буяу составында түбәндәге агулы матдәләрнең булу-булмавына игътибар итегез: дибутилфталат, толуол, формальдегид. Составында бу матдәләрнең берсе генә дә булган очракта, әлеге тырнак буявын кулланырга ярамый, чөнки тырнакларга гына түгел, тирегә, хәтта сулыш алу системасына да зыян килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев