Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабат әтәч турында...

Бер язмамда әтәчебезне яманлап язган идем бит. Матур да түгел, усал да үзе дип. Ялгышканмын: үсеп өлгереп җитмәгән булган икән. Җәй буена үсеп, бик матур әтәчкә әйләнде ул. Үзенә карап кына торырлык, сокланырлык матур. Горур да әле үзе. Хәзер бик усал да түгел. Тавыкларга кагылмаска гына кирәк. Кагылсаң, башыңа менеп...

Бер язмамда әтәчебезне яманлап язган идем бит. Матур да түгел, усал да үзе дип. Ялгышканмын: үсеп өлгереп җитмәгән булган икән. Җәй буена үсеп, бик матур әтәчкә әйләнде ул. Үзенә карап кына торырлык, сокланырлык матур. Горур да әле үзе. Хәзер бик усал да түгел. Тавыкларга кагылмаска гына кирәк. Кагылсаң, башыңа менеп төшәргә дә күп сорап тормас.

Хәләл җефетләрен бик хөрмәт итә ул. Иртән ашарларына җим салгач, барлык тавыклар чыгып бетмичә ашарга тотынмый. Әкрен кыймылдый торган карт тавыкларның һәрберсен кетәклектән берәм-берәм ияртеп алып чыга. Аннары гына үзе ашарга тотына. Берәр тәмлерәк җимне тагаракка салгач, тавыклар тыгызланып басалар да, аңа урын калмый. Тавыкларның анда эше юк. Бичаракаем әтәч читтәрәк горур гына басып карап тора. Берәрсе китеп, урын булгач кына араларына кереп ашый башлый.

Кичен барлык тавыклар бакчадан кереп бетмичә кетәклеккә керми. Ахырдагысын, орыша-орыша, үзе ияртеп керә.

Менә шундый әйбәт "ир-атлар" да була икән.

Әтәчебезнең тавыгы утырып, йомыркалардан чыгарган тәртипле нәселдән туган дүрт улы үсеп килә. Аларны кая куеп бетерәсе булыр инде?! Озакламый сугыша башлыйлар бит әле алар. Менә шундый хәлләр бездә.

Саимә ХӘЕВА, Кәркәүч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев