Зур Сәрдек авылында гомер итүче Шәфигуллина Мөнәвәрә Хәлим кызының олы юбилее!
Төркәш авылында туып, бүгенге көндә Зур Сәрдек авылында гомер итүче безнең бик якын туганыбыз Шәфигуллина Мөнәвәрә Хәлим кызының олы юбилее.
Исемеңә туры килеп, һәрчак нурлы булып, кешеләргә дә җылы нурларыңны жәлләмичә, өләшеп яшисең. Син һәрчак көләч, авырлыкларга бирешмичә, гаиләңә, туганнарыңа үрнәк булып каласың.
Барыбызның теләге бер: нык сәламәтлек, хәләл җефетең Кәримулла белән тигез булып, балаларыгызның игелеген тоеп, оныкларыгызга куанып яшәргә язсын. Сезгә һәрвакыт бәхет, шатлык, иминлекләр генә юлдаш булсын.
Эзләсәң дә табып булмыйдыр ул
Синең кебек изге җаннарны.
Кулдан килсә бүләк итәр идек
Һавадагы йолдыз, айларны.
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш нуры белән тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы,
Озын гомер сиңа телибез.
Барлык туганнарың.
Нет комментариев