Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Вәлиәхмәтова Нурания Абдулла кызының 85 яшьлек юбилее!

27 июня 2020, 08:06

343

0

0

Камышлы авылында гомер итүче кадерле әниебез Вәлиәхмәтова Нурания Абдулла кызының 27 июньдә 85 яшьлек юбилее.

Без сине чын йөрәктән юбилеең белән котлыйбыз, зур рәхмәтебезне белдерәбез. Синең якты йөзең җаннарыбызны җылыта, акыллы киңәшләрең авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, һәрвакыт безнең өчен борчылып яшәвең күңелгә көч бирә, яшәү дәрте уята. Син гомерең буе безнең өчен зур терәк, үрнәк, тәртипле әни, әби булып яшисең, һәрвакыт олы җанлы, ярдәмчел, киң күңелле булып кала алдың.

Иң изге теләкләр белән улың Газинур гаиләсе.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP