Кукмарада яшәүче Миннехуҗина Сания Чирай кызының туган көне

Аллага-шөкер, әни, безне сөендереп, якын киңәшчебез булып, барыбызны бергә туплап, безнең арада яшисең. Һәрберебезнең тормышы турында көндәлек хәбәрдар булырга көч табасың. Киләчәктә дә Ходай безне бу бәхеттән аермасын.
Сикәлтәле булды тормыш юлың, әни,
Күп күрдең син ачы-төчесен.
Сыгылмадың авыр чакларыңда,
Рухи яктан бик тә көчле син.
Без рәхмәтле сиңа гомер буе,
Бурычлыбыз сиңа, әни, без.
Тыныч көннәр, шатлык-куанычлар
Һәм сәламәт тормыш телибез.
Ихлас теләкләр белән барлык балаларың, якыннарың.
Нет комментариев