Реклама
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел үткәннән соң, шушы авылда әлеге канкойгыч сугышта Җинү көнен якынайту өчен үзләренең гомерләрен биргән, көнне-төнгә ялгап, кырларда, фермаларда фидакарьләрчә эшләгән, бер гаепсезгә лагерьларда, зинданнарда газап чиккән авылдашлары исемнәрен мәңгеләштергән мәһабәт монумент ачылды. Әлеге монументка исемнәре язылган кешеләрнең һәркайсы: инде гүр иясеме яисә алар бүгенге матур фани дөньяның рәхәтен күреп гомер кичерәләрме – барысының да башыннан авыр сынаулар үткән