Реклама
Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме узды. Кукмаралылар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр – халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим иттеләр. Футбол буенча Дөнья чемпионаты үтү уңаеннан быелгы Сабантуй бәйрәмендә чит ил кунаклары да күп иде. ФИФА вәкилләре безнең ишегалдын да читләтеп узмадылар.