Реклама
Район мәктәпләрен быел 217 егет һәм кыз тәмамлады. Алар өчен бәйрәм чарасы Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узды. Чыгарылыш укучыларын, аларның әти-әниләре, укытучыларны, бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады. Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 51 егет-кызга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды