Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Зур Сәрдек авыл җирлеге клубларында өлкәннәр өчен бәйрәм кичәләре узды

Зур Сәрдек авыл җирлегенә кергән һәр авылның клубында, өлкән буын тамашачысы өчен "Шөкер итеп яшик бу җирдә!" дигән бәйрәм кичәләре уздырылды. Җылы һәм якты мәдәният йортларына кунак булып килгән авылдашларыбыз алдында Зур Сәрдек мәдәният йортының "Якты моңнар" концерт төркеме чыгыш ясады. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. хәдисләренә таянып төзелгән программабызда әти-әни һәм...

Зур Сәрдек авыл җирлегенә кергән һәр авылның клубында, өлкән буын тамашачысы өчен "Шөкер итеп яшик бу җирдә!" дигән бәйрәм кичәләре уздырылды. Җылы һәм якты мәдәният йортларына кунак булып килгән авылдашларыбыз алдында Зур Сәрдек мәдәният йортының "Якты моңнар" концерт төркеме чыгыш ясады. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. хәдисләренә таянып төзелгән программабызда әти-әни һәм күрше хакын, туганлык мөнәсәбәтләрен, кешеләр арасында төрле мәзәк хәлләрне чагылдырган җырлар, шигырьләр, миниатюралар тамашачы күңеленә хуш килде. Беренче тапкыр яңгыраган мөнәҗәтләребезне дә яратып кабул иттеләр. Җирлектәге барлык мәдәният хезмәткәрләре белән бергә, әлеге кичәләрдә бик үтемле вәгазьләре белән һәр авылның абыстае һәм имамы чыгыш ясады.

Бәйрәмнәребезнең иң ихлас тамашачылары булган өлкәннәребезнең тагын бер рәхмәтен ишетү - безнең өчен яңа эш сезонына хәер-фатыйха да алу бит әле ул.

Чыгышларыбыздан соң өлкәннәребез әйткән рәхмәт сүзләре безгә әллә никадәр көч-куәт өстәде. Бүгенге муллыкка, тынычлыкка мең шөкер итеп, куанып эшләргә һәм яшәргә язсын!

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, Зур Сәрдек

фото vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk