Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Почтальоныбыз кире кайтты

Бүгенге көндә почтальоннар элеккеге шикелле өй саен хат өләшмиләрдер, дип уйлыйм. Чөнки хәзер туганнарың, якыннарың белән аралашу өчен кәрәзле телефоннар бар. Ләкин үз сүземә каршы килеп, почтальоннарның сумкалары һәрвакыт тулы булуын күрәм. Товарларын сату өчен халыкны миллионнар белән кызыктырган нинди генә хатлар, рекламалар өләшми алар... Минем үз хезмәтен намуслы һәм...

Бүгенге көндә почтальоннар элеккеге шикелле өй саен хат өләшмиләрдер, дип уйлыйм. Чөнки хәзер туганнарың, якыннарың белән аралашу өчен кәрәзле телефоннар бар. Ләкин үз сүземә каршы килеп, почтальоннарның сумкалары һәрвакыт тулы булуын күрәм. Товарларын сату өчен халыкны миллионнар белән кызыктырган нинди генә хатлар, рекламалар өләшми алар...

Минем үз хезмәтен намуслы һәм яратып башкаручы почтальон - Манзарас авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Аш-Буҗи авылында яшәүче Фирзия Муллахмәтова турында язасым килә. Мин аны 1989-91 елларда универмагта сатучы булып эшләгән еллардан ук беләм, чибәр, ачык йөзле кыз иде ул. Шулай ук, 1991-2002 елларда ул безнең якта да почтальон булып эшләде. Җитез иде ул, почтаны да вакытында өләшеп торды. Тик беркөнне арабыздан юкка чыкты. Аны Аш-Буҗи авылының бер чибәр егете кияүгә алып киткән икән.

Хәзер Фирзиянең кызы һәм улы бар. Әмма мул тормышка сөенеп ятканда аның бер канаты каерылды - яраткан тормыш иптәше вафат булды. Бүген Фирзия 77 яшьлек каенанасы һәм улы белән яшәп ята.

Каенанасы Дания апа белән элемтәгә кердем. "Фирзия турында мактап язмакчы булам, өйдә дә мактый торган киленме ул?" - дип кызыксындым. "Мактап яз, кызым, киленемнән уңдым, бик булган ул", - диде каенана.

Берара Фирзия фермада сыер савучы булып та эшли. Сыерлар арасында кайнашканда, аның телефонына шалтырату килеп ирешә. Вокзал почтасы җитәкчесе: "Фирзия, безгә яңадан почтага кил әле, үтенеп сорыйм", - ди. Фирзия башта ни дияргә дә белми. Авылдан Кукмарага кайтып-китеп йөрисе бит. Почтаны вакытында өләшеп, кичке автобуска да җитешергә кирәк. Менә шулай уңган, җитез почтальоныбыз 2012 елдан үзебезгә кире әйләнеп кайтты. Почтаны вакытында өләшә, һәркем белән уртак тел таба ала торган Фирзиябез һәрбер өйдә көтеп алынган кеше ул.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk