Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Матур плитка-брусчаткалар кышын куркынычка әйләнә

Плиткалар, брусчатка җәелгән кибет, оешма каршылары, шома тротуарлар карап торышка бик матур. Җәйләрен, язгы-көзге пычракта йөрергә дә бик рәхәт, уңайлы. Ә менә көзен җирләр катырып, плитка-брусчатка өсләре юка боз белән каплануга һәм кышкы чорда алар кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы урыннарга әверелә. Бик саклык белән атлап йөргәндә дә егылып имгәнергә мөмкин....

Плиткалар, брусчатка җәелгән кибет, оешма каршылары, шома тротуарлар карап торышка бик матур. Җәйләрен, язгы-көзге пычракта йөрергә дә бик рәхәт, уңайлы. Ә менә көзен җирләр катырып, плитка-брусчатка өсләре юка боз белән каплануга һәм кышкы чорда алар кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы урыннарга әверелә. Бик саклык белән атлап йөргәндә дә егылып имгәнергә мөмкин. Үзем бер ел элек тротуарга аркам белән килеп төшеп, "сыным катты". Авыртуга түзәр хәлем юк, сулыш ала алмыйм, күзләремнән елга булып яшь ага. Хезмәттәшемә зур рәхмәт: машинасы белән өебезгә илтеп куйды. Ярый әле, икенче көнне эшкә барасы түгел: алда ике ял көне иде. Шуңа күрә "Ашыгыч ярдәм" чакыртмыйча, үтәр әле дип, ике тәүлек буе сызланып урын өстендә яттым. Умыртка сөягем сынмаганмы икән дип курыккан идем, чөнки бик авыртты. Шөкер, әкренләп рәтләндем.

Бәла аяк астында дигәндә хәзер шома тротуарларны, оешмалар каршындагы мәйданчыкларны күз алдына китерәм. Ком да даими сибелми өсләренә. Тротуарлардагы бозларны чабалар анысы, тик бу җәелгән плиткаларның бозылуына китерә. Тик мин язганга карап, ни дә булса үзгәрер микән?

Габделбарый абыегыз

фото: http://www.board.com.ua/m0413-2002593049-trotuarnaya-plitka-dostavka-ukladka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk