Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Үлгән бал кортларыннан төнәтмә ясау тәртибе

1 литр үлгән бал кортларын калай савытка салып, ел буе киптерәсе. Аннары аларны подноска салып төясе. Порошок хәленә калган кортлар куллануга әзер дигән сүз. Аны бер стакан суга бер чәй калагы нисбәтеннән кулланырга, шулай ук чәйгә салып та эчәргә мөмкин. Әлеге порошокның составы бик катлаулы һәм ул сәламәтлек өчен бик...

1 литр үлгән бал кортларын калай савытка салып, ел буе киптерәсе. Аннары аларны подноска салып төясе. Порошок хәленә калган кортлар куллануга әзер дигән сүз. Аны бер стакан суга бер чәй калагы нисбәтеннән кулланырга, шулай ук чәйгә салып та эчәргә мөмкин. Әлеге порошокның составы бик катлаулы һәм ул сәламәтлек өчен бик файдалы. Әмма аны эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.

Рафак ЯКУПОВ, Манзарас авылы

***

Бер литр суны кайнатып, шуңа ике аш кашыгы үлгән корт саласы. Әкрен утта ике сәгать тирәсе кайнатасы, су якынча 550-600 граммга калырга тиеш. Әлеге кайнатма җылымса хәлгә калгач сөзәсе, шуңа дүрт чәй калагы балавыз төнәтмәсе, ике аш кашыгы бал салып, өй температурасына калганчы суытасы. Әзер массаны шешәгә салып, суыткычка куясы. Төнәтмәне кулланганда шешәне болгатырга кирәк, көнгә бер тапкыр, ач карынга бер аш кашыгы эчәсе. 30 минуттан гына ашарга ярый. Бер курс эчкәннән соң, бер-ике атна ял итеп, яңадан кабатларга була. Сәламәт булыгыз!

Наилә ХӘСӘНОВА, Кукмара

фото: http://projekty.zseis.zgora.pl/f

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk