Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Өлге авылының 23 хуҗалыгы телефон кертүчеләрне көтә

Безнең Өлге авылына 2004 елда телефон линиясе үткәрелде. Ул вакытта кайбер кешеләрнең телефон кертергә мөмкинлекләре булмады, чөнки 6 мең сум тора иде. Еллар үткән саен яңа хуҗалыклар да барлыкка килде. Бүгенге көндә телефон кертергә теләүчеләр исемлегендә 23 хуҗалык бар. Алар арасында ялгыз яшәүчеләр, мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр (укучыларга телефоны,...

Безнең Өлге авылына 2004 елда телефон линиясе үткәрелде. Ул вакытта кайбер кешеләрнең телефон кертергә мөмкинлекләре булмады, чөнки 6 мең сум тора иде. Еллар үткән саен яңа хуҗалыклар да барлыкка килде. Бүгенге көндә телефон кертергә теләүчеләр исемлегендә 23 хуҗалык бар. Алар арасында ялгыз яшәүчеләр, мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр (укучыларга телефоны, интернеты да кирәк бит), эше телефон белән бәйле кешеләр дә бар.

Без кая гына мөрәҗәгать итеп карамадык: Роберт Камалов "булачак" дип безне өметләндереп килде, ә аннары " бездән генә тормый, Казаннан рөхсәт кирәк" , - диде. "Таттелеком" җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга хат яздык. Аның җавабы тискәре булды, телефон үткәрү безнең файдага түгел, дип белдерде.

Бүгенге яңа технологияләр алга киткән заманда телефон кертү шундый зур мәсьәлә дип уйламаган идек.

Өлге авылы халкы

фото: http://gov.cap.ru/info.aspx?gov_id=531&type=news&id=2640296

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk