Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмара полициясе булдыра!

-Телефоныгызны таптык, төшеп алыгыз! - полициянең участок инспекторы Айрат Гыйльметдинов шулай дип шалтыраткач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Кайда онытылып калганын белсәм дә, шул урында булган кешеләрдән сораштыру ярдәм итмәде. Якыннарым: "Полициягә язып бир!" -дигәч, аларга мөрәҗәгать иттем. Табуларына ышанмаган идем. Шикләнгән кешемнән ике тапкыр сорау алганда да үзенең гаебен танымаган. Әмма...

-Телефоныгызны таптык, төшеп алыгыз! - полициянең участок инспекторы Айрат Гыйльметдинов шулай дип шалтыраткач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

Кайда онытылып калганын белсәм дә, шул урында булган кешеләрдән сораштыру ярдәм итмәде. Якыннарым: "Полициягә язып бир!" -дигәч, аларга мөрәҗәгать иттем. Табуларына ышанмаган идем. Шикләнгән кешемнән ике тапкыр сорау алганда да үзенең гаебен танымаган. Әмма сим-картасын алып ташласа да, бер-ике ай үткәч шалтыратуга, полиция аның эзенә төшә.

Үзе китергән булса, тапкан өчен бүләк биргән булыр идем, инде хәзер "кәкре" куллы адәмгә хокук бозуы өчен җавап тотарга туры киләчәк. Полиция хезмәткәрләренә, аерым алганда Айрат Гыйльметдиновка чиксез рәхмәтлемен.

Әлфинур САБИТОВА

фото: http://iinfo.com.ua/tag/ukradennyj

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk