Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зөлфәт Зиннуров: "Өнемдә дә, төшемдә дә - уемда ул гына"

"Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә кысаларында шоумен,телевидение алып баручысы, җырчы Зөлфәт Зиннуровның хәлләрен белештек. -Зөлфәт, ни эшләр бетереп ятасың? - Мунча төзим. Бүгенге көндә бөтен хыялым, уем, акчам шунда. Ятсам да, торсам да, уйда - мунча, дигәндәй. -Кайчан өлгертәсең? Ниндиерәк була ул? -Үземнең туган көнгә өлгертергә исәп (Зөлфәтнең туган көне...

"Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә кысаларында шоумен,телевидение алып баручысы, җырчы Зөлфәт Зиннуровның хәлләрен белештек.
-Зөлфәт, ни эшләр бетереп ятасың?

- Мунча төзим. Бүгенге көндә бөтен хыялым, уем, акчам шунда. Ятсам да, торсам да, уйда - мунча, дигәндәй.
-Кайчан өлгертәсең? Ниндиерәк була ул?
-Үземнең туган көнгә өлгертергә исәп (Зөлфәтнең туган көне 19 ноябрь - Авт). Гаҗәеп бер электр миче алып кайттым.Төрле пар бирә торган, үзе температураны көйли торган. Кызларыма да, үземә дә бүләк буларак эшлим.
-Син "Яңа Гасыр" каналында "Башваткыч" тапшыруын алып барасың. Күп вакытыңны аламы?
-Хәзер өйрәнелде инде. Әзерләнәм,әлбәттә.Тапшыру минем үземә дә кызык.
-Соңгы вакытта яңа җырларың ишетелми.
-Йорт салып,тормыш мәшәкатләре белән ул өлкә аз гына арттарак калган иде. Хәзер яңадан ныклап тотындым. 3-4 яңа җыр яздырылган,тагын берничәсе әзерләнеп ята. Аларны озакламый радиодан ишетергә мөмкин булачак. Бер җырга клип төшерергә дип торабыз.
-Син әле туйлар, юбилейларны да бик кызыклы итеп алып баручы. Мәҗлесләрендә сине күрергә теләүчеләр күпме?
-Җәй көннәрендә атнага икешәр туй, бәйрәм яки юбилей алып барырга туры килә иде. Хәзер көзгә алар бераз кимеде, тик шоумен буларак эшсез торам дип әйтә алмыйм.
-Син бәхетлеме бүген?
-Әлбәттә.
Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев