Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ятмас Дусайның янгын куркынычсызлыгы посты җитәкчесе укучылар белән дәрес уздырды

Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә "Игътибар: юка боз" дигән темага кисәтү дәресе үткәрдем. Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга...

Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә "Игътибар: юка боз" дигән темага кисәтү дәресе үткәрдем.

Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:

  • Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш.
  • Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
  • Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
  • Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.
  • Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк.
  • Боз аша спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыгарга ярамый.
  • Боз аркылы автомобильдә җирле үзидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:

  • Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
  • Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз, шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.

Галиев Н.Г., Ятмас Дусай янгын куркынычсызлыгы аерым посты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk