Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Тәлгать Нәҗмиев яңа китап чыгару белән мәшгуль

Бүген сәхифәбез кунагы - Байлангар авылында туып-үскән язучы-публицист, утыз елга якын күрше Саба районы газетасын җитәкләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм "Бәллүр каләм" призы иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгать Нәҗмиев. -Тәлгать абый, лаеклы ялыгыз ничек үтә, иҗатыгыз дәвам итәме? -Әйе,...

Бүген сәхифәбез кунагы - Байлангар авылында туып-үскән язучы-публицист, утыз елга якын күрше Саба районы газетасын җитәкләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм "Бәллүр каләм" призы иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгать Нәҗмиев.

-Тәлгать абый, лаеклы ялыгыз ничек үтә, иҗатыгыз дәвам итәме?

-Әйе, мин 2008 елдан пенсиядә саналам. Әмма әле иркенләп ял итә алганым юк диярлек. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасын җитәклим, Саба муниципаль районы депутаты буларак та эш табылып тора. Тыйнак кына иҗатым да дәвам итә. "Саба: елмаюлы тарих" китабының икенче томын эшләп бетереп киләм. "Том" дип әйтүемнең нигезе бар. Аның бүгенгесе 36 басма табак, ягъни 575 бит күләмендә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән иде. Ул республикабызның барлык китапханәләренә барып җитте дип беләм.

Быел чыгасы китабым, иншалла, минем өчен тагын бер ягы белән истәлекле һәм кадерле булачак. Моңарчы басылган 13 китабымның гомуми тиражы 47 меңгә җиткән иде. Менә монысы белән 50000 чиген узуны күңел күптәннән көтә. Алга таба да, хәерле гомерләр булса, каләм тибрәтергә исәп бар әле. Кулдан башка эш килмәгәч, нишләмәк кирәк инде...

-Байлангарга кайткалыйсызмы?

-Әйе, кеше язмыш кушуы буенча кайда яшәсә дә, ниләр майтарса да, аның туган җире һәм тудырган әнисе бер генә була. Туганнарга, туган нигезгә кайткалап торабыз. Шулай булмыйча, Байлангарның бер тузаны, бер бөртек туфрагы бит мин. Әле яз башында, әби-бабайлар, әти-әни, туганнар, авылдашлар, чордашлар " ял итә" торган тау буендагы зиратта булып килдек, якыннарыбызның кабер өсләрен тәртипләдек.

Гомумән, туган авылым, аның кешеләре турындагы язмалар китапларыма кереп бара, матбугатта басыла.

фото: http://ulbatsaba.ucoz.ru/photo/fotografija_1/1-0-23

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X